15 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
Бүген Мигъраҗ кичәсе: Мөхәммәд Пәйгамбәр с.г.в. тормышындагы иң олуг могҗиза булган көн
Бер хәдистә әйтелгәнчә: “Рәҗәб аен Аллаһ Тәгалә - минем аем, диде. Бу айны хөрмәтләгән адәмнәрне Ул да бу һәм ахирәт дөньясында хөрмәтләячәк”. Рәҗәб аеның соңгы көннәренең берсе Мигъраҗ кичәсе белән бизәлгән. Мигъраҗ – күккә ашу дигәнне аңлата һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. тормышында иң олуг могҗиза булып тора. Рәҗәб аеның 26нчы көненнән 27сенә каршы кичтә (миляди буенча 15 гыйнвар киче) Рәсүлебез с.г.в. Аллаһның кодрәте белән гадәти булмаган сәфәр кыла.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы якынлашып килүче салкыннарда куркынычсызлык чаралары турында искә төшерде
Бүген төнлә, һәм иртәгә, 16 гыйнварда иртән Татарстанда көчле салкыннар фаразлана- температура -27°ка кадәр төшәргә мөмкин. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә мондый салкыннарда янгыннар һәм аварияләр куркынычы арта дип кисәтәләр.
-
Татарстан компанияләре ЦТС Биржасын сайлый: 2025 елда сату күләме 10 млрд сумнан арткан
Оештырылган сатулар көндәшлекнең ачыклыгын һәм килешүләрнең ышанычлылыгын тәэмин итә.
-
Альфия Когогина: Злостные алиментщики будут преследоваться по всей территории СНГ
Госдума ратифицировала протоколы о взыскании алиментов в странах Содружества Независимых Государств.
-
2026 елда Whatsapp* Россиядә эшләүдән тулысынча туктаячак
Әлеге фикерне Дәүләт Думасы депутаты Андрей Свинцов белдерде.
-
Татар Суыксуы авылының хөрмәтле аксакалы үзенең 95 яшьлек юбилеен каршылады
Гыйнвар аенда Татар Суыксуы авылының хөрмәтле аксакалы Галиуллин Марсель Гыйндулла улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул туган авылының тере тарихы, күп еллар авылдашлары арасында дини йолаларны намус белән үти.
-
Рәхмәтле сәлам: Махсус хәрби операциядәге солдатлар Актаныш волонтерларына хәбәр юллады
«Актаныш» хәрәкәте волонтерлары махсус хәрби операциядәге солдатларга төрле яклы ярдәм оештыра. Балалар иҗат үзәгендә урнашкан ярдәм пунктыннан утлы нокталарга бик күпләп маскировка челтәрләре озаттылар. Сугышчылар райондашларыбызга рәхмәт әйтеп видео, фотосәламнәр юллый.
-
Бер көтү сукбай этләр бала белән урамнан баручы хатын-кызга һөҗүм иткән
Бер көтү сукбай этләр Яшел Үзән тимер юл станциясе районында бала белән урамнан баручы хатын-кызга һөҗүм иткән. Элек бу районда хуҗасыз хайваннар кыз балага ташланып, аның үлем хәленә җиткергән иде.
-
Саннарда - Актаныш районы эчке эшләр бүлегенең 2025 елгы эш йомгаклары
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең 2025 елдагы оператив хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды. Статистик мәгълүматларны анализлау шуны күрсәтә: җинаятьчелек дәрәҗәсе гомуми кимегәндә системалы һәм комплекслы эш таләп итә торган проблемалы юнәлешләр саклана әле.
-
Якташыбыз Муса Әнвәров билбау көрәше буенча республика ярышында җиңде
Якташыбыз, Казан Дәүләт төзелеш - архитектура университеты студенты Муса Әнвәров яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелегендә 1 урынны яулады. Муса 62 кг га кадәр авырлык үлчәмендә классик стильдә барлык көндәшләрен дә җиңде.
-
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы хезмәткәрләре элек тәнкыйтьләнгән юнәлешләрдә уңай нәтиҗәгә ирешкән
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә узган елга йомгак ясалды. Киңәшмәдә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов катнашты. Очрашу күңелле мизгелләр белән башланып китте. Озак еллар райондашларыбызның иминлеге сагында торган ветераннарны хөрмәтләделәр.
-
«Алтынчәч» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре «Белая» автошколасында кунакта
Автошколага ничә яшьтә укырга баралар? Әлеге сорау «Алтынчәч» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен чын тикшеренү темасына әверелде. Тәрбияче Кәдрия Вәсим кызы Әдгамова җитәкчелегендә алар районыбызда эшләп килүче «Белая» автошколасына экскурсиягә юл тоттылар.
-
Актанышта 19 градус салкын, ә сездә ничек?
Бүген, пәнҗешәмбе, 15 гыйнварда аяз һава торышы көтелә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, явым-төшем булмаячак.
-
Бүген Актанышыбызның горурлыгы, “Моң патшабикәсе” Әлфия Авзалова туган көн!
Бүген, 15 гыйнварда Актанышыбызның горурлыгы, татар халкының “Моң патшабикәсе” Әлфия Авзалова туган көн.