Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы якынлашып килүче салкыннарда куркынычсызлык чаралары турында искә төшерде

Бүген төнлә, һәм иртәгә, 16 гыйнварда иртән Татарстанда көчле салкыннар фаразлана- температура -27°ка кадәр төшәргә мөмкин. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә мондый салкыннарда янгыннар һәм аварияләр куркынычы арта дип кисәтәләр.

 

Республика халкына төп куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр:

  • ватык мичләрдән файдаланмаска;
  • кулдан ясалган җылыткычларны кабызмаска;
  • эшли торган мичләрне һәм электр җылыткычларны караусыз калдырмаска һәм аларны балаларга күзәтергә кушмаска.

Татарстанлыларга җылыту приборларына игътибарлы булырга һәм көчле суыклар вакытында урамда булу вакытын мөмкин кадәр чикләргә киңәш итәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев