Актанышта 19 градус салкын, ә сездә ничек?
Бүген, пәнҗешәмбе, 15 гыйнварда аяз һава торышы көтелә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, явым-төшем булмаячак.
Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с.
Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -14° дан -19° ка кадәр, аязганда -23° ка кадәр төшәргә мөмкин. Көндез республикада -12° дан -17°ка кадәр суык көтелә.
Юлларда бозлавык, машина йөртүчеләрдән һәм җәяүлеләрдән сак булуыгызны сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев