Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы хезмәткәрләре элек тәнкыйтьләнгән юнәлешләрдә уңай нәтиҗәгә ирешкән
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә узган елга йомгак ясалды. Киңәшмәдә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов катнашты. Очрашу күңелле мизгелләр белән башланып китте. Озак еллар райондашларыбызның иминлеге сагында торган ветераннарны хөрмәтләделәр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Марат Минһаҗев бүлекнең 2025 елгы оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясады.
Илдә килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә, эчке эшләр органнарына йөкләнгән беренче чираттагы бурычларның иң мөһиме- махсус хәрби операция уздыруга бәйле рәвештә, Актаныш районы территориясендә хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү, объектларны террорчылыктан саклау, хокук бозуларны булдырмау.
2025 елда бүлек хезмәткәрләре федераль, төбәк һәм җирле дәрәҗәдәге төрле чараларда җәмәгать тәртибен саклауда катнаштылар, гадәттән тыш хәлләргә юл куелмады.
Оператив вәзгыятьне анализлау бүлекнең шәхси составы куелган бурычларны тулы күләмдә үтәгәнен күрсәтә, районда, резонанслы җинаятьләр кылынмады, җинаять эшләре ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы контроленә алынмады.
2025 елда берничә ел дәвамында тәнкыйтькә дучар булган юнәлешләрдә уңай нәтиҗәләргә ирешелде.
Апрель аенда М7 трассасында, алынган оператив мәгълүмат буенча, автомобиль туктатылган, аны тикшергәндә 3 килограммнан артык наркотик матдә табылган һәм алынган; утлы коралның законсыз әйләнеше өлкәсендә 6 җинаять эше тикшерелгән, шул ук вакытта законсыз әйләнештән 1 берәмлек утлы корал алынган; декабрьдә алкогольле эчемлекне законсыз саткан өчен җинаять эше кузгатылган. Соңгы маддә буенча 8 елдан артык җинаять фактлары ачыкланмаган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев