16 февраль 2026 яңалыклары
-
Татарстан Республикасының атказанган агрономы Фаис Фазуллин истәлегенә багышланган шахмат һәм шашка турнирына чакырабыз!
22 февральдә Олыимән авылында 22 февральдә Олыимән авылында Татарстан Республикасының атказанган агрономы Фаис Фазуллин истәлегенә багышланган шахмат һәм шашка турниры узачак.узачак.
-
Укучылар Актаныш районындагы полиция хезмәте тарихы белән таныштылар
Бүген Актаныш районы 1 нче санлы мәктәпнең 3 нче класс укучылары Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлегендә кунакта булып, музейга сәяхәт иттеләр.
-
«Тату сыйныф серләре» конкурсында Актанышның икенче санлы мәктәбе җиңде
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре»республика конкурсының муниципаль этабы узды.
-
Алкоголь һәм тәмәке сатып алганда яшьне МАХ аша расларга рөхсәт иттеләр
Россиядә мәгълүмат алмашуның күп функцияле сервисы ярдәмендә кеше шәхесенә инану мөмкинлеген ныгыта торган закон эшли башлады. Сүз MAX милли мессенджеры турында бара (»мәгълүмат, Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны яклау турында «Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2025 елның 29 декабрендәге 569-ФЗ номерлы Федераль закон).
-
Актанышта «Масленица»ны бәйрәм иттеләр
Бүген Актанышта «Яшьлек» яшьләр үзәге каршындагы мәйданда рус халкының Масленица- Май чабу бәйрәме узды. Бәйрәм Халыкчан күңел ачулар, җырлар, биюләр һәм тәмле сыйлар белән үрелеп барды.
-
Актанышта иң тату сыйныфны ачыклыйлар
Бүген, 16 февральдә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль этабы уза.
-
География фәненнән олимпиада уңышларыбыз бар!
География фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының регион этабында катнашып, гуманитар гимназия-интернатның 11 сыйныф укучысы Хаҗиев Румил, 2нче мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Мисбахов Данияр призер булдылар!
-
Махсус хәрби операциядәге якташыбыз актанышлыларга дрон һәм гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерде
Махсус хәрби операциядәге якташыбыз, Актанышта туып-үскән Александр Сергеев якташларыннан гуманитар ярдәм һәм үзе заказ биргән сугышчан җиһаз — дронны рәхмәт сүзләре белән кабул итеп алды. Бу мөһим коралны алуга ярдәм иткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәтен белдерде һәм туган якның ярдәме нинди зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.
-
Сәламәтлекне кайгырту — диспансеризациядән башлана
Диспансеризация авыруларны кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе булып кала бирә. Кемнәр тикшерү үтә ала, ни өчен ул кирәк һәм ул процесс ничек оештырылган — бу хакта Актаныш район үзәк хастаханәсенең поликлиника мөдире Миләүшә Хаҗиева сөйләде. Диспансеризация «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
-
«Гаилә» милли проекты кысаларында 33 яшь ана 50 мең сум күләмендә ярдәм алган
«Гаилә» милли проекты кысаларында Актаныш районында бала табу яшендәге аналарны яклауга юнәлдерелгән комплекслы чаралар гамәлгә ашырыла.