Актаныш

Актаныш районы

16+
Күпкырлы Россия

Актанышта «Масленица»ны бәйрәм иттеләр

Бүген Актанышта «Яшьлек» яшьләр үзәге каршындагы мәйданда рус халкының Масленица- Май чабу бәйрәме узды. Бәйрәм Халыкчан күңел ачулар, җырлар, биюләр һәм тәмле сыйлар белән үрелеп барды.

Чараның тантаналы өлешен «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рәмис Хәсәнов ачып җибәрде. Котлау сүзләре белән мәйданга җыелган халыкка район башкарма комитетының яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов мөрәҗәгать итте.

Бәйрәм кунаклары игътибарына Баллаар иҗат үзәгенә йөрүче укучылар бик күңелле концерт программасы тәкъдим итте. Мәйданның уң канатында барлык теләүчеләрне яз алып килүче кояшның төп символы булган кайнар, хуш исле коймак белән сыйладылар. Укучыларга оештыручылар кайнар чәй һәм тәм-томнар да әзерләгән. Аларына кызлар, малаөлар аеруча сөенде.

Иҗади рухлылар өчен сул канатта мастер-класс эшләде, анда балалар төсле җепләрдән шулай ук узып баручы кышны һәм яз килүен сурәтләүче кояшны ясадылар. Күңелле уеннар балаларны әллә каян үзенә җәлеп итте. Музыка, дәртле җырлар укучыларга тагы да көч өстәде, бер-бер артлы чират торып уеннарда катнаштылар.  Төсле фотозона яныннан да халык өзелмәде. 

 

Балалар иҗат үзәге укучыларының концерты һәркем өчен аерым бүләк булды. Талантлы балалар дәртле биюләре һәм күңелле җырлары белән тамашачыларны сөендерделәр. Бәйрәмнең кульминациясе «Дилә» бию төркеменең чыгышы булды, алар барысын да зур әйлән-бәйләнгә чакырдылар, рус һәм татар көйләренә һәркем биеп, җылынып алды.

Бәйрәм әле дә дәвам итә! «Яшьлек» мәйданына килегез, ял итеп, күңел ачып язны каршы алыгыз!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев