Сәламәтлекне кайгырту — диспансеризациядән башлана
Диспансеризация авыруларны кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе булып кала бирә. Кемнәр тикшерү үтә ала, ни өчен ул кирәк һәм ул процесс ничек оештырылган — бу хакта Актаныш район үзәк хастаханәсенең поликлиника мөдире Миләүшә Хаҗиева сөйләде. Диспансеризация «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
— Миләүшә Сәяповна, диспансеризация нәрсә ул һәм ни өчен ул шулкадәр мөһим?
— Диспансеризация — хроник йогышсыз авыруларны һәм аларның үсештәге хәвефле факторларын иртә ачыклау максатыннан үткәрелә торган бушлай комплекслы тикшерү. Төп бурыч — сәламәтлек белән бәйле проблемаларны башлангыч стадиядә табу, чөнки нәкъ шул вакытта дәвалау иң нәтиҗәле санала. Диспансеризацияне даими үтү сәламәтлекне сакларга һәм тормыш сыйфатын күтәрергә ярдәм итә.
— Кемнәр диспансеризация үтә ала?
— Диспансеризацияне мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) полисы һәм Россия Федерациясе паспорты булган һәр балигъ граждан уза ала. Периодиклык яшькә бәйле: 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге гражданнар — өч елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән соң — ел саен үтә.
— 40 яшькә кадәргеләргә быел диспансеризация тиешме-юкмы икәнен ничек белергә?
— Гади кагыйдә бар: үз яшегезне өчкә бүләргә кирәк. Әгәр калдыксыз бүленә икән — димәк, быел диспансеризация үтә торган елыгыз. Туган көнне көтәсе юк — тикшерү елның теләсә кайсы аенда үтәлә.
— 2026 елда кайсы елгы гражданнар диспансеризация үтә ала?
— 2026 елда 2008, 2005, 2002, 1999, 1996, 1993, 1990 һәм 1987 елларда туган гражданнар диспансеризация үтә ала. Калганнар профилактик медицина каравы уза ала.
— Район халкы диспансеризацияне кайда үтә ала?
— Тикшерүне район поликлиникасында, фельдшер-акушерлык пунктларында, күчмә медицина пунктларында һәм сәламәтлек үзәкләрендә үтәргә мөмкин. Без процессны мөмкин кадәр уңайлы итәргә тырышабыз, шул исәптән авыл җирендә яшәүчеләр өчен дә.
— Диспансеризациягә ничек язылырга?
— Поликлиника регистратурасы аша, «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яки медицина оешмасының телефоны буенча язылырга мөмкин. Моннан тыш, поликлиникага беркетелү турында мәгълүматны ОМС полисында күрсәтелгән номер буенча иминият компаниясендә дә белешергә була.
— Район халкына нинди теләкләрегез бар?
— Барысын да үз сәламәтлегенә игътибарлы булырга һәм профилактик тикшерүләрне кичектермәскә чакырам. Диспансеризация күп вакыт алмый, әмма озак елларга сәламәтлекне саклауда хәлиткеч роль уйный ала. Район халкын профилактик карауларга көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев