16 март 2026 яңалыклары
-
Татарстан авылларында яшәүчеләр өй интернетына тоташтырган өчен тавыш бирә ала
РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тавыш бирү нәтиҗәләре буенча өй интернеты беренче чиратта барлыкка киләчәк авыллар исемлеген билгеләячәк.
-
Ифтарга - татар халык ашы өчпочмак!
Өчпочмак – татар халкының милли ризыгы, аны кунаклар килгәндә дә, өйдәгеләрне сыйлар өчен дә пешерәләр. Бәйрәм, ял көннәрендә иң еш әзерләнә торган камыр ашларының берсе ул.
-
Махсус хәрби операциядәге якташларыбызның гаиләләренә утын әзерләү — игелекле традиция
Актаныш авылындагы Салих Хөснияров урамындагы агач полосасын быел да агачлар кисү эшләре уңышлы башкарыла. Әлеге эшләр шәхси эшмәкәр Салават Мөхәммәтов җитәкчелегендә оештырыла. Каен агачларын кисеп, аларны утын өчен махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның гаиләләренә илтеп бирү соңгы елларда күркәм традициягә әйләнде.
-
Актаныш районы өчен 16 март көненә авыз ачу, 17 март көненә сәхәр тәмамлану вакыты
Актаныш районы өчен 16 март көненә авыз ачу, 17 март көненә сәхәр тәмамлану вакытын тәкъдим итәбез.
-
Актанышның яшь өстәл теннисчылары Татарстан беренчелегендә призёр булды
14–15 март көннәрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы өстәл теннисы лигасы беренчелеге ярышлары узды.
-
«Актаныш хәрәкәте» волонтерлары төбәкара иреклеләр слетында катнашты
«Актаныш хәрәкәте» җәмәгать берләшмәсе волонтерлары Тукай районының Теләнче Тамак авылында узган иреклеләр слетына чакырылган кунаклар буларак катнаштылар. Әлеге чара Татарстанның төрле районнарыннан килгән ярдәмчел һәм актив кешеләрне берләштерде.
-
«Актаныш-информ»ны МАХ платформасында укыгыз!
Хөрмәтле укучыларыбыз! «Актаныш-информ»ның өр-яңа хәбәрләрен МАХ платформасында укыгыз.
-
Актаныш районы хоккейчылары — Бөтенроссия призёрлары!
Бүген Актаныш районында зур шатлыклы вакыйга — Бөтенроссия «Алтын алка» яшьләр турнирында «Лачын» хоккей командасы көмеш медальләр яулап туган ягыбызга кайттылар. Шундый дәрәҗәле бәйгедә 2 урынга лаек булган яшь спортчыларны туган якта чын бәйрәмчә, алкышларга төреп каршылау тантанасы оештырылды.
-
Батырлык ядкаре: Махсус хәрби операция батыры Илнар Гәрәевнең бронежилеты туган мәктәбенә кайтты
Иске Кормаш мәктәбендә күңелләргә тирән үтеп керерлек патриотик очрашу узды. Мәктәпнең патриотик залында укучылар махсус хәрби операциядә катнашучы 430 нчы мотоукчылар полкы сугышчыларының әниләре һәм тормыш иптәшләре белән очраштылар. Алар Кыр-Каентүбә авылы егете, Иске Кормаш мәктәбендә белем алган, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Илнар Гәрәевнең бронежилетын алып кайтканнар.
-
Актаныш үзәк китапханәсендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган очрашу узды
Табигатьтә яз җитте — димәк, тиздән юлларда хәрәкәт тагын да җанланачак. Язгы каникуллар алдыннан укучылар өчен икеләтә файдалы булсын дип үзәкләштерелгән Актаныш китапханәсендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чара оештырылды.
-
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр барышында Актаныш районы имамнарына шәһадәтнамәләр тапшырды
Рамазан аеның 24нче көнендә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән Актаныш мөхтәсибәтендә булды. Мөфти Камил хәзрәт район имамнарына шәһадәтнамәләр – дини эшчәнлек алып бару хокукын раслаучы документлар тапшырды. Хәзерге вакытта Актаныш мөхтәсибәтендә 57 мәчет эшли.