Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Махсус хәрби операциядәге якташларыбызның гаиләләренә утын әзерләү — игелекле традиция

Актаныш авылындагы Салих Хөснияров урамындагы агач полосасын быел да агачлар кисү эшләре уңышлы башкарыла. Әлеге эшләр шәхси эшмәкәр Салават Мөхәммәтов җитәкчелегендә оештырыла. Каен агачларын кисеп, аларны утын өчен махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның гаиләләренә илтеп бирү соңгы елларда күркәм традициягә әйләнде.

Узган ел бу урамда зур һәм биек булып үскән агачлар киселеп, территориясе чистартылды, ә алар урынына яшь агачлар утыртылган иде. Быел исә калган өлешендә дә әлеге эшчәнлек дәвам итә.

Быел агач кисү эшләре 16 февральдән башланып киткән. Бүгенгә эшнең күпчелек өлеше башкарылган. Салават Мөхәммәтов командасында дүрт кеше эшли, кайчак ярдәмгә килүчеләр саны тагы да арта.

Агачларны башта кисәләр, аннары буынлап тураклыйлар, ботакларыннан чистарталар. Әзерләнгән утынны йөк арбасына төяп, махсус хәрби операциядәге сугышчыларның гаиләләренә илтеп тапшыралар. Авыл җирлекләре җитәкчеләре йөк машиналары алып килеп, утынлыкка дигән түмәрләрне авылдашларына үзләре алып кайтып бирә. Ә Актаныш авылында яшәүче гаиләләргә Салават Камил улы үзе илтә.

«Валдай» йөк машинасы арбасына якынча 6–7 куб метр утын сыя. Гаиләләр бу ярдәмне зур рәхмәт белән кабул итә. «Кемгә, ничек ярдырыйм икән?» дип борчылучылар да бар. «Бу эш җиңел түгел, әмма тотынгансың икән — ахырына кадәр җиткерергә кирәк», — ди Салават Мөхәммәтов. Быел якынча 30 гаилә утын белән тәэмин ителде.

Бүген Иске Богады һәм Яңа Әлем авыл җирлекләреннән дә утынны бүкәнләп кисеп, төяп алып киттеләр. Авылдашлар үз пычкылары белән иң элек аударылган агачларны буынлап кистеләр, ә Салават Мөхәммәтов үзбушаткыч техникасы белән аларны төяп бирде.

Иске Богады авыл җирлеге махсус хәрби операциягә ун егетен озаткан. Аларның гаиләләренә утын белән ярдәм итү эшләрен авыл җирлеге башлыгы Рания Әхмәтова оештыра. Моннан тыш, тагын җирлектә туып-үсеп, башка шәһәр, районнарда яшәгән биш Богады егете фронтта илебезнең киләчәге өчен көрәшә.

Утын әзерләү һәм алып кайту эшендә авыл халкы, бигрәк тә махсус хәрби операциягә улларын озаткан кешеләр актив катнаша. Үзенең пычкысы һәм шәхси йөк автомобиле белән ярдәм итүче Айрат Арслановның улы Айназ Арсланов — махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз.

Иске Солтангол авылыннан Илгизнең әтисе Хамис Шәйхразыев һәм батырларча шәһит киткән Илфакның әтисе Шәйморза Габидуллин гаиләләренә дә утын кайтарылды. Хамис абый үзе дә утын әзерләү эшләрендә ярдәм күрсәтә.

Бүгенге йөк Рөстәм Хисамовның әти-әнисе Фәнисә белән Ришат гаиләсенә, шулай ук Данисның әнисе Филиза Солтанова ихатасына кайтарылды. Гаиләләр бу ярдәмне ихлас рәхмәт сүзләре белән каршы ала, чөнки утын — авыл җирендә һәрчак кирәкле ярдәм.

Утын яру эшендә Илфат Сабиров зур ярдәм күрсәтә. Ул үз техникасына махсус утын яру җайланмасы урнаштырган һәм кешеләргә утынны ярып бирә. Авыл халкы аның хезмәтеннән бик теләп файдалана.

Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Марат Исламов та авылдашларына ярдәм итүдә башлап йөри, мохтаҗ гаиләләргә утын кайтару эшендә актив катнаша.

Мондый игелекле эшләр — бердәмлекнең, ярдәмчеллекнең һәм якташларыбызга булган ихтирамның ачык мисалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев