Актаныш районы хоккейчылары — Бөтенроссия призёрлары!
Бүген Актаныш районында зур шатлыклы вакыйга — Бөтенроссия «Алтын алка» яшьләр турнирында «Лачын» хоккей командасы көмеш медальләр яулап туган ягыбызга кайттылар. Шундый дәрәҗәле бәйгедә 2 урынга лаек булган яшь спортчыларны туган якта чын бәйрәмчә, алкышларга төреп каршылау тантанасы оештырылды.
Актаныш районы хоккей командасы финал ярышларында районыбызны лаеклы тәкъдим итте, югары осталык, көчле характер һәм чын команда бердәмлеген күрсәтте. Турнирның финал этабы 9–16 март көннәрендә башкортостанның Салават һәм Ишембай шәһәрләрендә узды. Ярышларда илебезнең иң көчле яшь хоккей командалары катнашты, һәм актаныш спортчылары Актаныш районының Бөтенроссия дәрәҗәсендә дә көчле булуын исбатладылар.
«Лычын» командасының уенчылары дипломнар белән бүләкләнде. Ә Ильяс Ярмиев — турнирның иң яхшы уенчысы булып танылды.
Командага бүләккә 35 000 сумлык сертификат тапшырылды.
Тантана вакытында хәбәр ителде: Татарстанда хоккей бүген иң популяр спорт төрләренең берсе булып санала, һәм Актаныш районы, зур боз сарайлары булмаса да, көчле хоккей традицияләрен үстерүен дәвам итә. Хоккей беренче адымнар 2003 елда ясалды — шул елны безнең районда «Лачын» боз-спорт сарае төзелде. Моның өчен без беренче президентыбыз, хөрмәтле якташыбыз Минтимер Шәймиевкә зур рәхмәтлебез.
Бүген Актаныш районында хоккей яши, үсә һәм туган җиребезгә дан китерә. «Лачын» командасы «Алтын алка» турнирының Татарстан чемпионы булды, һәм аның Бөтенроссия дәрәҗәсендәге чыгышы алтын хәрефләр белән боз сараеның тарихына языла.
Барлык уенчыларны, тренерларны һәм җанатарларны зур уңышлары белән котлыйбыз! Командабыз белән горурланабыз һәм киләчәктә тә яңа җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев