Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

«Актаныш хәрәкәте» волонтерлары төбәкара иреклеләр слетында катнашты

«Актаныш хәрәкәте» җәмәгать берләшмәсе волонтерлары Тукай районының Теләнче Тамак авылында узган иреклеләр слетына чакырылган кунаклар буларак катнаштылар. Әлеге чара Татарстанның төрле районнарыннан килгән ярдәмчел һәм актив кешеләрне берләштерде.

 

 

«Актаныш хәрәкәте» исеменнән слетта Пучы авылыннан волонтерлар Рулия Бәдертдинова һәм Фарид Фәйзуллин, шулай ук Актаныш җырчылары Сирина Юнысова, Айгөл Мирзанурова, Илнур Могтазиров катнашты. Бәйрәм программасында Чечен сугышы ветераннары Айнур Касыймов, Филүс Вәгыйзов, Вазих Харисов та чыгыш ясады. Шулай ук чарада яшь талантыбыз — кечкенә йолдызыбыз Әминә Низамова әнисе Ильмира Низамова белән катнашты.

Сәфәрне оештыруда һәм катнашучыларны берләштерүдә волонтерлар Венера һәм Алмас Сабитовлар зур хезмәт куйды. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә Актаныш районы вәкилләре бу әһәмиятле чарада үзләренең волонтерлык хәрәкәтен лаеклы тәкъдим итә алдылар.

Слетта шулай ук Мөслим, Азнакай, Тукай һәм Сарман районнары волонтерлары да катнашты. Иреклеләрнең башкарган эшләре югары бәяләнде — аларга уртак ярдәм эшенә керткән өлешләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Кунакларны беренче минутлардан ук җылы һәм ихлас мохит каршы алды. Мәдәният йорты бинасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә багышланган зур тематик почмак оештырылган иде. Биредә сугышчыларның фотолары, рәхмәт хатлары, хәрбиләрнең фикерләре, шулай ук волонтерлар тарафыннан әзерләнгән фронтка җибәрелүче кирәкле әйберләр һәм җиһазлар күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Төрле районнардан килүләренә карамастан, волонтерлар бер зур гаилә кебек аралаштылар. Алар арасында көндәшлек юк — бары тик үзара хөрмәт, ярдәмчеллек һәм уртак максатка омтылыш кына бар. Уртак табын янында катнашучылар киләчәк эшләр турында фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты һәм бер-берсенә файдалы идеяләр белән бүлеште.

Кунакларда аеруча Актаныш артистларының чыгышлары көчле тәэсир калдырды. Аларның Теләнче Тамак Мәдәният йорты сәхнәсендәге концерт номерлары югары дәрәҗәдә узды һәм тамашачыларның ихлас алкышларын яулады.

«Киләчәктә дә бергә-бергә, кулга-кул тотынып эшләп, бер-беребезгә терәк булып, җиңүне якынайтырга насыйп булсын», — дип үз кичерешләре белән уртаклашты волонтер Рулия Бәдертдинова.

Сарман, Актаныш, Тукай һәм Мөслим районнары волонтерларын берләштерүдә Киров авылында яшәүче, күп балалы әни һәм актив волонтер Венера Сабитованың өлеше бик зур. Нәкъ менә аның инициативасы һәм оештыру сәләте ярдәмендә волонтерлар командасы тупланып, бу слет аралашу, ярдәмләшү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен мөһим мәйданчыкка әверелде.

Мондый очрашулар волонтерлар арасындагы элемтәләрне ныгыта, аларны яңа игелекле эшләргә рухландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев