20 май 2024 яңалыклары
-
Финанс грамоталылыгы: комиссиясез акча күчерү турында
2024 елның 1 маеннан банклар бер клиентның төрле кредит оешмаларындагы счетлары арасында айга 30 млн. сумга кадәр комиссиясез акча күчерүләр үткәрү турында закон үз көченә керде.
-
Иртәгә урыны белән боз яварга мөмкин
Сишәмбе, 21 майда, Татарстанда көндез һәм кичен кыска вакытлы яңгыр көтелә, ә урыны белән хәтта яшен һәм боз яву фаразлана. Фаразлар белән ТР Гидрометеорология үзәге уртаклаша.
-
Балалар иҗат үзәге укучылары «Нобель өметләре - КНИТУ-2024» бәйгесендә призлы урынга лаек булды
Казанда «Нобель өметләре - КНИТУ-2024» бәйгесенә йомгак ясалды.
-
Актанышлылар махсус хәрби операциядәге якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм озатырга әзерләнә
Актаныш районы халкы язгы бакча эшләреннән бушаган арада махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм әзерләүне дәвам итә.
-
Актаныш районында чәчү эшләренең 69 проценты башкарылды
Районыбызда язгы культураларны чәчү эше зур активлык белән бара. Чәчү 40 699,5 гектар мәйданда башкарылган, бу барлык күләмнең 69 проценты.
-
Пионерия көненә багышлап райондашларыбыз велойөрешкә чыкты
Актанышта пионерия көненә багышланган велойөреш узды.
-
Велопоходлар чоры җитте: Гимназия укучылары сыйныфлары белән 19 чакрым юл үттеләр
Гимназиянең 6А сыйныф укучылары, традицияләренә тугры калып, сыйныф җитәкчесе Рузилә Гарипова белән өченче велопоходка чыктылар.
-
Ленар Зарипов: Изге Болгар- ата-бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән изге урын ул
19 май көнне Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган Изге Болгар җыены узды. Мәртәбәле җыенда Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм җирлегебезнең башка дин әһелләре катнашты.