Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кырлардан хәбәрләр

Актаныш районында чәчү эшләренең 69 проценты башкарылды

Районыбызда язгы культураларны чәчү эше зур активлык белән бара. Чәчү 40 699,5 гектар мәйданда башкарылган, бу барлык күләмнең 69 проценты.

«Нигез» хуҗалыгы язгы чәчү эшләрен тәмамлау алдында, хуҗалык кыр эшләренең 90 процентын тәмамлауга ирешкән.

«Чишмә» хуҗалыгы 84 , «Наратлы» хуҗалыгы 81 процент чәчүен төгәлләгән. Арпа, бодай, солы, борчак, ясмык, бөртеккә игелә торган кукуруза, карабодай, вика культуралары- барлыгы 31 516 гектар бөртеклеләр игү планлаштырыла, бу культураларның 27 187 гектары инде җир куенына  иңдерелде. Кырларыбызда терлек азыгына дигән 15 876 гектар кукуруза, катнашазык, күпьеллык һәм берьеллык үлән, борчак, солы культураларының 6439, 5 гектары чәчелде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев