Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Актанышлылар махсус хәрби операциядәге якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм озатырга әзерләнә

Актаныш районы халкы язгы бакча эшләреннән бушаган арада махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм әзерләүне дәвам итә.

Чишмәбаш кече авыл саналса да, кешеләре зур йөрәкле аның. Клуб мөдире Рәсилә Гыйздәтуллина хатын-кызларны токмач кисәргә чакыргач, апалар бар эшләрен бер читкә куеп, клубка өмәгә җыелды. Санаулы гына көннәр эчендә уңган хуҗабикәләр 15 литрлы дүрт чиләк өй токмачы кисеп киптерделәр. Авыл халкы бердәм төстә акчалата да ярдәм күрсәтте, барысы 5 мең сум акчаны «Без бергә» волонтерлар төркеменә итереп тапшырдылар. ХЧишмәбашта яшәүчеләр шулай ук йон оеклар, сөлге, киҗе-мамык тукымадан яулыклар, ир-ат күлмәкләре, ярмалар, соклар, үлән чәйләре әзерләп алып килгән иде. Хәзер җиләк-җимеш куакларының хуш исле яфракларын җыярга иң кулай чор. Зөбәер авылында яшәүчеләр дә махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм әзерләгәндә үлән чәйләре янына карлыган, кура җиләге яфраклары кушалар. Авыл балалары өлкәннәргә бик теләп ярдәм итә, бакчалардан яфрак җыеп волонтерларга тапшыра. 

Райондашларыбыз махсус хәрби операциядәге егетләребез белән һәрвакыт бергә- акчалата да, азык-төлек белән дә ярдәм итәләр. Кемдер эчке киемнәр китерә, ә кемдер коры ашлар өчен өендә яшелчәләр киптерә.

Май бәйрәмнәре алдыннан актанышлылар унберенче тапкыр кайнар ноктага гуманитар ярдәм илткән иде. Посылкаларны кулларына алган якташларыбыздан әле дә кайнар сәламнәр, рәхмәт сүзләре килеп тора. Сугышчыларга азык-төлектән тыш хәрби кирәк-яраклар да шактый тапшырылды.  Ә бизнесмен якташыбыз Рәдис Хашимов УАЗ автомобиле сатып алып егетләргә юллаган иде. УАЗ машинасы солдатларга ут эчендә хәрәкәт итәргә бик зур ярдәмче.Радик Гыйльметдинов исемле батырыбыз ярдәмчел Татарстан халкына, аеруча посылкаларны әзерләп җибәргән Җәлил поселогы, Азнакай, Актаныш, Мөслим районында яшәүчеләргә олы рәхмәтләрен юллады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев