Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Финанс грамоталылыгы: комиссиясез акча күчерү турында

2024 елның 1 маеннан банклар бер клиентның төрле кредит оешмаларындагы счетлары арасында айга 30 млн. сумга кадәр комиссиясез акча күчерүләр үткәрү турында закон үз көченә керде.

 

 

Таләпләр хисап номеры буенча операцияләргә, шулай ук телефон номеры буенча мобиль кушымтада яки банк сайтында шәхси кабинетта онлайн башкарыла торган тиз түләүләр системасы (СБП) аша кагыла. СБП бер банктан икенчесенә акчаны тиз күчерү системасы. Ул телефон номеры аша акча җибәрергә, шулай ук товарлар һәм хезмәтләр өчен QR-код буенча түләргә мөмкинлек бирә. Система, Россиядән Apple Pay һәм Google Play киткәч аеруча популярлык казанды. Шулай итеп, россиялеләрнең күпчелеге мондый транзакцияләр өчен комиссияләрдә акчаны экономияли алачак. Закон шулай ук кредит оешмалары өчен клиентларның кешбэк күчерүләре һәм сатып алудан баш тарткан очракта сатучыга мондый бонусны кайтарулары өчен нуль тарифлар турында сөйли.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең

Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев