Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

Пионерия көненә багышлап райондашларыбыз велойөрешкә чыкты

Актанышта пионерия көненә багышланган велойөреш узды.

Бөтенсоюз пионер оешмасы оешкан көнне Актаныш районы ЮХИДИ идарәсе, «Алдынгылар хәрәкәте», ФОРПОСТ һәм «Юнармия» ярдәме белән районыбызда традицион велойөреш узды.

Велойөрештә төрле яшьтәге райондашларыбыз- кечкенә сыйныф укучыларыннан алып пенсионерларга кадәр районның истәлекле урыннарына бардылар.  Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар. Өлкәннәр үзләренең пионер һәм комсомол елларын искә алдылар, якты хатирәләрен күңелләрдә яңарттылар. «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов кызыл галстукның нинди мәгънә аңлатуын сөйләде: галстукның бер почмагы октябрят, икенче почмагы пионер, ә уртасы комсомолны символлаштыра. Тарихчы Рөстәм Мусин пионерлар сафына Владимир Ленинның туган көнендә -22 апрельдә кабул итү турында аңлатты. 

Велосипед парадында 56 кеше катнашты. Велопарадның иң өлкән катнашучысы Халидә Хәернасовага 60 яшь, ә иң яшь велосипедчы  Дилия Фәхруллинага яңа гына 4 яшь тулган, аларның икесенә дә велосипед ремонтлый торган җыелма тапшырдылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев