Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Ленар Зарипов: Изге Болгар- ата-бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән изге урын ул

19 май көнне Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган Изге Болгар җыены узды. Мәртәбәле җыенда Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм җирлегебезнең башка дин әһелләре катнашты.

Изге Болгар җыены- дини, тәрбияви һәм сәяси яктан бик әһәмиятле чараларның берсе. Ата-бабаларыбыз ислам динен кабул иткән изге урын ул. Без һәм бездән соң килгән буын - дәвамчылар. Динебезне, телебезне, күркәм гореф- гадәтләребезне саклап калу- төп бурычларның берсе. Икенче яктан, Изге Болгар җыены дин кардәшләребезнең бердәмлеген, көчен күрсәткән чара да. Илебезне төрле яктан кысрыклаганда Россия төрки, гарәп һәм башка Көнчыгыш илләре белән элемтәне ныгыта. Татарстан биредә арадашчы, ышанычлы дус, бар мөселман дөньясын үзендә туплаган урын булып тора,- дип бу хакта үз фикерен белдерде Ленар Рафак улы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев