Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Балалар иҗат үзәге укучылары «Нобель өметләре - КНИТУ-2024» бәйгесендә призлы урынга лаек булды

Казанда «Нобель өметләре - КНИТУ-2024» бәйгесенә йомгак ясалды.

Ярышларда 1000 нән артык мәктәп укучысы һәм студентлар катнашты. Һәр ел саен конкурс мәйданчыгында Татарстан Республикасыннан гына түгел, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән дә катнашучылар очраша. Быел да анда Липецк, Мурманск, Пенза,Томск, Ульяновск өлкәләреннән, Алтай һэм Красноярск крайларыннан, Адыгея, Мордовия, Төньяк Осетия-Алания, Саха-Якутия республикаларыннан, Әзербайҗаннан  бәйгечеләр көч сынашты. Бәйге номинацияләре университетта актив үсештә булган барлык әйдәп баручы табигый фәннәрне: химия, физика, биология, информатика, математика, гуманитар фәннәр: тарих, социологияне үз эченә ала.  Ике этаптан торган конкурста жюри әгъзалары иң яхшы проектларны  сайлады.

 Финал этабында Актаныш Балалар иҗат үзәге укучылары Билякова Айзилә («Эшмәкәрлек әлифбасы» берләшмәсе, педагогы Ризванова Д. М.) һәм Фазаелов Айгиз («Агач эшкәртү» берләшмәсе, педагогы Мөхәммәдиев Д. С.) «Сәүдә эшендә инновацияләр» һәм «Заманча техника һәм технология» юнәлешләре буенча проектлары белән мактаулы III нче урыннарны яуладылар. Аларны шундый зур һәм дәрәҗәле конкурста җиңүләре белән котлыйбыз!

2008 нче елдан алып оештырылучы «Нобель өметләре» бәйгесе мәктәп яшендә  үк фән белән шөгыльләнергә омтылган талантлы яшьләрне ачыклый, аларның фәнни эзләнүләренә ярдәм итә. Конкурсны оештыручылар катнашучыларга, аларга фәнни проектлар язуда бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтүче җитәкчеләренә аерым рәхмәт белдерәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев