23 декабрь 2025 яңалыклары
-
24 декабрьдә Татарстанга -33 градуска кадәр көчле салкыннар килә
Татарстан территориясенә 23 декабрь көнне арктик һава массалары кискен суыту алып киләчәк. Көндез салкын атмосфера фронты республика аша узып, кар явуы, буран һәм бозлавык белән бергә һава температурасының тиз төшүенә сәбәп булачак.
-
Актаныш районы медицина хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыйды
Актаныш районының Балалар иҗат үзәге базасында эшләүче «Актаныш хәрәкәте» волонтёрлар төркеме Актаныш үзәк район хастаханәсе коллективыннан гуманитар ярдәм кабул итеп алды.
-
Татарстан Кытайга 18,5 мең тонна икмәкне экспортлады
2025 ел башыннан Татарстан Кытайга 18,5 мең тонна иген продукциясе экспортлаган, шулар арасында 11,6 мең тонна җитен, 5,1 мең тонна борчак һәм 1,8 мең тонна бодай бар. Бу хакта Татарстандагы Федераль авыл хуҗалыгы продукциясе иминлеге һәм сыйфатын бәяләү үзәге филиалы директоры Татьяна Менликиева матбугат конференциясендә хәбәр итте.
-
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең әнисе вафат
Хәния Фәрхинең әнисе Фәния ханымга 96 яшь туласы булган. Ул соңгы елларда төпчек кызы Фирүзә Ибәтуллина гаиләсендә Башкортстанда Тәтешледә яшәгән.
-
«Калейдоскоп» театры балаларга юл хәрәкәте иминлеге бәйрәмен бүләк итте
Кышкы каникуллар алдыннан Байсар, Аккүз, Чуракай һәм Богады мәктәпләре укучылары юл хәрәкәте иминлеге темасына Чаллы шәһәреннән килгән «Калейдоскоп» театры тамашасын карадылар. Артистлар балаларга «Ачык куркынычлар лабиринтында» интерактив спектаклен тәкъдим итте. Әлеге күренеш юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүне чын бәйрәмгә әйләндерде.
-
Бүген «Иман» спорткомплексында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен автомодельләштерү буенча ярышлар уза
Бүген Актанышның «Иман» спорт комплексында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен иң гади автомодельләр буенча шәхси-командалы ярышлар старт алды. Ярышларда Актаныш, Мөслим, Ютазы, Минзәлә районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән яшь инженерлар катнаша.
-
«Актаныш-информ» журналисты Ләйсән Газизова «Татнефть» конкурсында икенче урын яулады
«Татнефть» федераль, республика һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары арасында 1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган конкурс үткәрде. Әлеге конкурста «Актаныш-информ» редакциясенең журналисты Ләйсән Глүс кызы Газизова «Социаль челтәрләр, интернет-платформалар һәм радио материаллары» номинациясендә икенче урынга лаек булды.
-
Татарстанда 2025 елда 3 мең гектарга якын урман мәйданы торгызылган
Татарстан Республикасында 2025 ел нәтиҗәләре буенча урман хуҗалыгы тармагында зур эш башкарылган. Быел республикада 2,8 мең гектар мәйданда урманнар торгызылган. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.