Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Бүген «Иман» спорткомплексында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен автомодельләштерү буенча ярышлар уза

Бүген Актанышның «Иман» спорт комплексында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен иң гади автомодельләр буенча шәхси-командалы ярышлар старт алды. Ярышларда Актаныш, Мөслим, Ютазы, Минзәлә районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән яшь инженерлар катнаша.

Иң гади автомодельләр конкурсы инде җиденче ел рәттән үткәрелә. Техник түгәрәкләргә йөрүче балалар белән бергә, үзләре гади резина моторлы машиналар ясаган укучылар да үз модельләрен тәкъдим итә. Актаныш командасын Балалар иҗат үзәге һәм Такталачык интернат мәктәбенең укучылары тәкъдим итә.

Балалар иҗат үзәге директоры урынбасары Әлфия Галиева хәбәр иткәнчә, оештыручылар җиңүчеләр өчен кубоклар, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр әзерләгән. Һәр командадан ике катнашучы, аларның һәрберсе үз командасын бары тик бер модель классы буенча тәкъдим итә ала.

Ярышлар өч модель классы буенча үткәрелә:

  • PM-1 — тарту резина моторлы контурлы модельләр;

  • ЭД-4 — электр двигателе белән күләмле модельләр;

  • «Иң үзенчәлекле автомобиль моделе» — өй эше формасында, катнашучылар әзер модельләрен алып килә.

 Конкурста 7дән 13 яшькәчә балалар катнаша.

Бүген яшь инженерлар үз эшләрен жюри алдында тәкъдим итә һәм иҗади һәм инженерлык осталыкларын күрсәтеп һәр класс буенча иң яхшылар исеме өчен көрәшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев