24 апрель 2024 яңалыклары
-
Май бәйрәмнәрендә Актанышның күпфункцияле үзәге (МФЦ) ничек эшли?
Май бәйрәмнәрендә, аерым алганда 1 май- Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм 9 май- Җиңү көнендә Актанышның күпфункцияле үзәгендә (МФЦ) гражданнарны кабул итүләр булмый.
-
Райондашыбызга тәртибенә күрә җәзасы
Актанышрайоны ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлларда салмыш автомобильчеләрне тоткарлау буенча планлы тикшерүләрне даими уздыра. Мондый рейдлар кисәтү өчен дә оештырыла.
-
#АктанышМинемГерой: Бөек җиңү китергән якыннарыгызның фотосурәтләрен ВKонтактега урнаштырыгыз
«Үлемсез полк»ны #МойГеройМояСемья #АктанышМинемГерой акциясе алыштыра.
-
#МинемГеройМинемГаиләм: Батыр карт бабам
Әниемнең бабасы, минем карт бабамның исеме Газизов Габделхак Газиз улы. Ул 1914 елның 10 августында Мөслим районы Тогаш авылында туып үсә. 1936-1938 елларда армия сафларында хезмәт итә. 1939 елда Фин сугышына алына, анда сугыш беткәнче шофёр була. 1941-45 елларда бабам Бөек Ватан сугышында катнаша. Бу вакытта ул бик күп авырлыклар белән очраша. 1943 елда фашистлар кулына пленга эләгә. Пленнан ике тапкыр кача, ләкин икесе дә уңышсыз була. Өченче тапкырында гына ул әсирлектән кача. Бөек Җиңү вакытында карт бабам Будапешт шәһәрендә була.
-
Район мәктәпләре директорлары Такталачык мәктәбе эшчәнлеген югары бәяләде
23нче апрель көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Уку-укыту һәм тәрбия эшчәнлегендә функциональ грамоталылык” темасы буенча мәктәп директорларының район семинары узды.
-
Район хуҗалыклары симәнә агулауның яртысын тәмамлады
Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре, үсемлекләрне саклауның бер чарасы да орлык материалын агулау биргән кадәр нәтиҗә күрсәтми, дип белдергән иде. Чөнки фитопатогеннарның 60 проценттан артыгы орлыклар аша керә.
-
Актаныш районында 24 апрель көненә 1742 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылды
Районыбыз игенчеләре язгы чәчү эшенә ныклап кереште. Бүген, яңгырлар булу сәбәпле җирләр җилләгәнче чәчү беразга пауза алса да, механизаторларыбыз, кырчыларыбызның эше тукталмый.
-
#МойГеройМояСемья республика акциясендә Бөек Җиңү өчен көрәшкән ата- бабаларыбызны искә алыйк
Райондашларыбызны #МойГеройМояСемья республика акциясендә катнашырга чакырабыз.
-
«Каенкай» балалар бакчасы республикакүләм «Яшел ут» бәйгесендә җиңде
23 апрель көнне Әлмәт шәһәрендә, «Яшел ут» бәйгесенә йомгак ясалды.
-
Татар Суыксуы мәктәбе укучысы «Киләчәкне сайлыйбыз!» республика конкурсында беренче урын алды
«Парламент дәресе-2024» кысаларында Казанда «Киләчәкне сайлыйбыз!» республика конкурсы уздырылды.