25 гыйнвар 2024 яңалыклары
-
Юбилеегыз котлы булсын!
Түгәрәк даталары уңаеннан җитәкчеләр өлкәннәребезне котлауларын дәвам итә. 25 гыйнварда көнне Актаныш авылында яшәүче Галия Шәйхелмәрдәновага да 90 яшь тулды. Озын гомерле әби-бабайлар - авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да - 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар.
-
Актанышбаштагы җыенда: Төлке кергәч, кош-корт асрый алмыйбыз
Бүген Актанышбаш авыл җирлегендә халык җыены узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов берничә авылны берләштергән җирлек халкы белән бергә авыл башлыгының хисабын тыңлады.
-
Муеннан эшкә чумарсыз: 24-31 гыйнварга йолдызнамә
Авыр ситуацияләрне дә ерып чыгарлык юллар табарсыз, дөрес карар кабул итәрсез.
-
Белгеч пенсиягә чыкканда ясала торган төп хатаны әйткән
Әгәр пенсия Социаль фонд гаебе белән үз вакытында килмәсә, әлеге акчалар тулысынча түләнергә тиеш, срогы буенча бернинди чикләүләр дә юк.
-
Студентлар көнендә районыбызның максатчан юллама белән укучы студентлары «Актаныш» радиосында кунакта булды
25 нче гыйнвар - Россия студентлары көне.
-
Яшьләр сәясәтендә актив катнашучы егетләр өлкәннәр яшәгән йорт тирәсен кардан чистартты
Картлык-шатлык түгел шул. Районыбызда да гомер көзләрен ялгыз каршылаучы өлкәннәр артканнан-арта.
-
«Татар-информ», «Ә безнең ишегалдында» конкурсында тавыш җыярга ярдәм итәбез, дигән мошенникларга ышанмаска чакырды
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Ә безнең ишегалдында» республика конкурсы уздыра. Әлеге бәйгедә Актаныш районының Иске Кормаш авылында яшәүче Тәрҗимә һәм Данияр Әскәровлар гаиләсе дә катнашуын хәбәр иткән идек. Тавыш бирүнең беренче көнендә үк мошенниклар Әскәровларга социаль челтәрләр аша накрутка ярдәмендә (ялган тавыш җыю) җиңү вәгъдә итеп элемтәгә чыкканнар. Бер тавыш бер сум акча белән бәяләнгән. Тавыш биргән кешеләргә дә бу хакта хәбәр җибәргәннәр. Иртә белән үк Тәрҗимә апа «Әгәр мондый рәвештә конкурсны оештыралар икән, бу дөрес буламы соң?» дип гаҗизләнеп тә элемтәгә чыккач, аптырап калдым. Сәламәт кешеләрдән калышмыйча дөнья көткән, кышкы салкын көннәрдә авылдашларына бәйрәм рухы тудырып, тырыша-тырыша кар сыннары ясаган гади авыл кешеләре шуннан соң гаделлеккә ышанычы каламы? Кайбер төр конкурсларның әйләнә-тирәдәге тар даирәне җиңдерү өчен генә оештырылганын белеп-аңлап торсак та, Тәрҗимә һәм Данияр кебек җир кешеләренә дәүләт оешмалары бәйгеләренең икейөзлелеккә корылмаганын ничек аңлатасың?
-
Беременность и здоровье: полезные советы для будущих мам
К беременности следует начинать готовиться заранее – вести здоровый образ жизни, правильно составить свой рацион и отказаться от вредных привычек.
-
Махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җибәрү февраль башына планлаштырыла
Бүген гуманитар ярдәм туплана торган «Яшьлек» яшьләр үзәгенең ишекләре ябылып тормый.
-
Ленар Зарипов төрле уку йортларында белем алган яшьләребезне Студентлар көне белән котлады
Бүген- Студентлар көне! Студентлык чоры яшьлекнең иң күңелле, матур, хыял канатларында оча торган вакыты. Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов төрле уку йортларында белем алган яшьләребезне Студентлар көне белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде.