Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Белгеч пенсиягә чыкканда ясала торган төп хатаны әйткән

Әгәр пенсия Социаль фонд гаебе белән үз вакытында килмәсә, әлеге акчалар тулысынча түләнергә тиеш, срогы буенча бернинди чикләүләр дә юк.

 

Пенсия яше алдындагы һәр кеше пенсионер статусын рәсмиләштерү өчен документларны катгый билгеләнгән срокта шәхсән үзе тапшырырга тиеш. Бу хакта «Труд» газетасы «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградовка сылтама белән хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, пенсиягә чыгу автомат рәвештә бара торган процесс түгел, чөнки эш бирүче дә, Социаль фонд та тиешле документлар рәсмиләштерү белән шөгыльләнми.

«Пенсия яшенә рәсми рәвештә җиткәнче бер ай алдан, Социаль фонд бүлегенә барып, гариза тапшырырга кирәк. Моны Социаль фонд сайты, Дәүләт хезмәтләре порталы, телефонга шалтыратып яки эш бирүче ярдәмендә эшләргә, документларны почта аша җибәрергә, шулай ук күп функцияле үзәккә килергә мөмкин», — дип хәбәр итте юрист.

Виноградов сүзләренчә, әгәр лаеклы ялга чыгучы кеше үз гаебе аркасында пенсия яше җиткән вакыттан соңрак тиешле гариза белән мөрәҗәгать итсә, аңа пенсияне гариза теркәлгәннән соң гына түли башлаячаклар.

Әгәр пенсия Социаль фонд гаебе белән үз вакытында килмәсә, әлеге акчалар тулысынча түләнергә тиеш, срогы буенча бернинди чикләүләр дә юк, дип яза Ватаным Татарстан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев