25 май 2026 яңалыклары
-
В Саратовской области завершилась Туриада-2026
В Саратовской области завершилась «Туриада-2026». Татарстан на соревнованиях представили команды по велотуризму и водному туризму из Зеленодольска, спортсмены на пешеходных дистанциях из Ново-Савиновского и Московского районов Казани, а также четыре участника из Набережных Челнов, сообщили организаторы.
-
Актаныш балалар сәнгать мәктәбе зур иҗат концертына чакыра!
Актаныш балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары райондашларны һәм кунакларны елның иң якты, иң моңлы вакыйгасына — үзләренең зур иҗат концертына чакырып кала.
-
Актанышның нәсел тамырларын барлап: «Минем шәҗәрәм» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Актаныш районы архив бүлегендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты игълан иткән «Минем шәҗәрәм» республика бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Конкурска килгән барлык эшләр дә аерым игътибарга лаек булды. Катнашучыларның үз нәсел шәҗәрәләрен зур кызыксыну, тырышлык һәм эзләнү белән башкарулары аеруча сөенечле.
-
Актанышка бала хокукларын яклау өлкәсе җитәкчеләре эшлекле сәфәр белән килде
Бүген Актаныш районына Татарстан Республикасы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, республика балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе секретаре Илсөяр Гарифуллина, аппарат белгечләре эшлекле сәфәр белән килде. Сәфәр кысаларында райондагы балалар учреждениеләре эшчәнлеге белән танышу, профилактик эшләрне бәяләү максаты куелган иде.
-
Китте шагыйрь җан җылысын калдырып
Бүген Актаныш районы Усы авылында якташыбыз Рифкат Закиров истәлегенә багышлап «Китте шагыйрь җан җылысын калдырып» дип аталган бик зур чара узды. Әгәр исән булса, Рифкат Закировка 90 яшь тулган булыр иде.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәменнән безнең репортаж: Кадетларны олы тормыш юлына озаттылар
Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш районы кадет-интернат мәктәбендә бүген дулкынландыргыч һәм истәлекле вакыйга — Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Быел белем учагының унберенче сыйныфын алты курсант тәмамлый. Алар өчен бу көн — мәктәп еллары белән саубуллашу, олы тормышка беренче адым ясау мизгеле.
-
Иртәгә мөселманнар Гарәфә көнен каршы ала
Гарәфә көне — Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне һәм Ислам динендә иң әһәмиятле көннәрнең берсе. Ул Корбан бәйрәме алдыннан килә.
-
«Ихлас гамәл» мохтаҗларга ярдәм итү үзәге эшли башлауга 5 ел тулды
Актаныш районы мөхтәсибәтенең «Ихлас гамәл» мохтаҗларга ярдәм итү үзәге эшли башлауга быел май аенда төгәл 5 ел тулды.
-
Актаныш тукучылары «Каравон» фестивалендә җиңүләргә иреште
Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» исемендә танылган регионара традицион-фольклор фестивале узды.
-
Коллегабыз Юлай Низаев Актанышта Гамил Афзал исемендәге “Яшьләр каләме” республикакүләм иҗат фестивален 1 урын алды
Коллегабыз Юлай Низаев Актанышта Гамил Афзал исемендәге “Яшьләр каләме” республикакүләм иҗат фестивален 1 урын алды. Ул бәйгегә махсус хәрби операция батырларына, ватанпәрвәрлек, туган тел темаларына багышланган әсәрләрен юллаган иде.