27 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
Итле сумса пешерү рецепты
Итле сумса пешерү өчен кирәкле әйберләрне барлыйк әле:
-
Һава торышы начарая
Синоптиклар фаразы буенча, якын сәгатьләрдә Татарстан Республикасы территориясендә җилнең көчәюе көтелә. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Кайбер районнарда буран чыгып, күрү мөмкинлеге 2 чакрымга кадәр кими ала.
-
Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 82 ел
Илебез тарихында халкыбыз бик тә авыр вакыйгалар кичергән чорлар булган. Бөек Ватан сугышын алсак, 26 миллион 600 мең кешенең гомере өзелгән. Бу каһәрле сугыш калдырган канлы эзләр беркайчан да онытылмаячак.
-
Якташыбыз Әлфия Ситдикова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде
Якташыбыз, язучы Әлфия Ситдыйкова Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде.
-
Актаныш муниципаль районы башлыгы Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясендә чыгыш ясады
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы коллегия утырышында чыгыш ясады. Үз докладында район башлыгы Актаныш районында гамәлгә ашырылып килүче яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләренә җентекләп тукталды. Аерым алганда, яшьләрне эш белән тәэмин итү, белем бирү системасын үстерү, патриотик тәрбия бирү, шулай ук яшь буынның файдалы һәм эчтәлекле ял вакытын оештыру мәсьәләләре яктыртылды.
-
Актаныш районында кышкы маршрут исәбе башланды
Бүген Актаныш районы аучылык хуҗалыгында ел саен үткәрелә торган кышкы маршрут исәбе старт алды. Әлеге чара ике ай дәвамында узачак.
-
Актаныш районы укучылары рус теленнән Бөтенрәсәй олимпиадасының регион этабында җиңде
Рус теленнән Бөтенрәсәй олимпиадасының регион этабында катнашып Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс укучысы Шаехова Гүзәл, 1нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 класс укучысы Миргалимов Ленар җиңү яуладылар!
-
Төзелеш материаллары яки башка товарлар сатып алганда кәгазь акчалар белән түләмәгәндә өстәмә бәя өстәсәләр, үз хокукларыңны ничек якларга?
Күп кенә сатып алучылар карта белән яисә онлайн перевод аша түләгәндә ценникта күрсәтелгән сумма сатучы тарафынан берничә процентка арттырып алынуын соңыннан гына аңлап алалар, алардан күбрәк акча алганнар булып чыга.
-
Актаныш районы халкы махсус хәрби операциядәге якташларыбызга 25 нче гуманитар йөк озатты
«Яшьлек» яшьләр үзәгендә урнашкан Актанышның «Без бергә» волонтерлар фонды махсус хәрби операциядәге якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм озатты. Исәп буенча 25 нче ярдәм үзебезнең Актаныш районы солдатлары хезмәт итә торган Донецк ягындагы 1232 полкка китте.
-
Гимназия укучылары физик культура фәненнән республика олимпиадасында призер булдылар
Физик культура фәненнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында гуманитар гимназия-интернатның 8 класс укучылары Шарипов Раяз, Сарваров Фаяз, Ахметов Рияз призер булдылар!