Актаныш районы халкы махсус хәрби операциядәге якташларыбызга 25 нче гуманитар йөк озатты
«Яшьлек» яшьләр үзәгендә урнашкан Актанышның «Без бергә» волонтерлар фонды махсус хәрби операциядәге якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм озатты. Исәп буенча 25 нче ярдәм үзебезнең Актаныш районы солдатлары хезмәт итә торган Донецк ягындагы 1232 полкка китте.
Актаныш районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга 25 нче гуманитар ярдәм партиясе озатылды. Гуманитар йөк «Яшьлек» яшьләр үзәгендә урнашкан «Без бергә» волонтёрлык фонды тарафыннан әзерләнде.
Әлеге ярдәм 1232 нче полк хәрбиләре өчен махсус җыелды. Полкның хәрби йөк автомобиле Яр Чаллы шәһәренә кайткан иде, «Татарин» позывнойлы полк командиры Женя туган як күчтәнәчләрен шәхсән үзе махсус хәрби операция зонасына алып китте.
Бу юлы да ярдәм олавы бик күп кирәкле әйберләрне үз эченә ала:
Зөбәер, Аеш, Түке, Чишмә һәм Кәзкәй авыллары халкы маскировка челтәрләре үрде, солдатлар соравы буенча волонтерлар мунча төзелешенә вагонка такталар алып куйган иде, аны «Шатлык» төзелеш кибете бушлай бирде.
Актаныш элеваторы икмәк пешерү өчен 10 капчык он белән тәэмин итте. Шулай ук хәрбиләрнең гаиләләре — батыр әтиләренә, улларына, ирләренә шәхси посылкалар юллады.
Украина территориясендә быел кыш гадәттәгедән салкынрак килгән, шуны исәпкә алып, волонтерлар һәр сугышчы өчен ике тартма кирәк-ярак әзерләгән. Җылы баш киемнәре, балаклавалар, тезсаклагычлар, билдәмәләр, гадәти һәм йон оекбашлар, үлән чәйләре, тәм-томнар һәм беренчел көнкүреш кирәк-яраклары- барысы да бар.
— Барлыгы 12 якташыбызга гуманитар ярдәм әзерләнде. Минзәлә волонтёрлары белән берлектә коры ашлар, үлән чәйләре әзерләдек, күршеләребез бик тәмле прәннекләр дә пешерде. Посылкаларны алгач, егетләр безнең белән элемтәгә чыга, барлык Актаныш районы халкына, волонтёрларга рәхмәт сүзләре әйтеп видеолар җибәрәләр, — ди волонтёр Фирдания Нуруллина.
Йөкне төяп җибәрергә Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветеран-сугышчыларыбыз килгән иде, Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчелеге, «Яшь гвардия» хәрәкәте егетләре бердәм булып йөкне төяделәр. Кайнар сәламнәр белән гуманитар ярдәмне фронтка озатып калдык.
Гуманитар ярдәм җыю эше алга таба да дәвам итә. «Без бергә» волонтерлары якын арада спанбонд сатып алырга планлаштырыла, маскировка челтәрләрен үрү дә туктамый — алар фронттагыларга аеруча кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев