Итле сумса пешерү рецепты
Итле сумса пешерү өчен кирәкле әйберләрне барлыйк әле:
- Камырга: 500 мл кефир, 1-2 йомырка, аз гына чәй содасы һәм тоз, шикәр комы, он.
- Фарш: 300 г бавыр, 500 г үпкә, 1-2 суган.
Пешкән үпкә һәм бавырны иттарткычтан үткәрергә. Суганны кыздырырга. Барысын бергә тоз, борыч сибеп болгатырга. Камыр басып, турыпочмаклылар кисәргә. Аларның уртасына фаршны салып, кырыйларын бөгәргә һәм казылык формасында тәгәрәтергә.
Үсемлек маена салып, алтынсу төскә кергәнче кыздырырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев