29 август 2023 яңалыклары
-
Республика көне алдыннан Рөстәм Миңнеханов Түке, Кәзкәй һәм Иске Богады җирлеге башлыкларына яңа автомобиль ачкычлары тапшырды
Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасындагы республика смотр-конкурсына йомгак ясадылар.
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучы күпбалалы әти Данияр Гариповның гаиләсенә автокресло тапшырды
Автокресло- бала үстерүче гаиләләргә бик кирәкле җиһаз. Бүген Актаныш районы ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев «Игътибар, балалар!» акциясе кысаларында, Иске Байсар авылында яшәүче күп бала әтисе, махсус хәрби операциядә катнашучы Данияр Гариповның гаиләсенә нәкъ тә шундый бүләк тапшырды.
-
Безнеңгеройлар: Иске Байсардан Данияр Гарипов- Башта мәзәк тоелган иде...
Махсус хәрби операция башланганнан соң 2022 ел ахырында районыбызның бер төркем егетләре илебезне фашизм тарафдарларыннан якларга китте. Алар арасында Иске Байсар авылында туып-үскән Данияр Фәндүс улы Гарипов та бар. Бүген Данияр Фәндүс улы больничный отпускасыннан янә ут эченә китәргә җыена.
-
Хәрби операциядән ялга кайткан солдатлар: Сез җибәргән открыткаларны стеналарга элеп куйдык
Безнең Яңа Әлем балалар бакчасында патриотик тәрбия юнәлеше ел дәвамында алып барыла. Шул максаттан 28 август көнне бакчабызда кунакта авылыбыздан махсус хәрби операциядә булып, чираттагы ялларына кайткан егетләребез Әхмәтгалиев Инсаф Әгъзәп улы белән Гыйльфанов Рафик Дилфас улы булдылар.
-
Хөрмәтле райондашлар, сезне «Иске Идел» паркын ачу тантанасына чакырабыз!
Районыбызда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү программасы кысаларында күп кенә парклар барлыкка килде.
-
Актаныш районындагы дүрт мәктәп тавышлы идарә итү системалары белән җиһазландырылды
Актаныш муниципаль районында 64 гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү, һөнәри һәм өстәмә белем бирү оешмасы балаларга белем һәм тәрбия бирә. Аларда куркынычсызлык кагыйдәләре үтәләме, террорга каршы сакланганлык оештырылганмы? Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова әлеге сораулар буенча аңлатма бирде.
-
Яңа ел бәйрәмнәре 30 декабрьдән 8 январьга кадәр дәвам итә
2024 елга ял һәм бәйрәм көннәре графигы расланды.
-
Ә сез гөмбә җыйдыгызмы әле?
Гөмбә татар халкына бик үк хас ризык булмаса да, соңгы елларда гөмбәне барыбыз да яратып куллана. Куе урмандагы аланнарда, агач төпләрендә гөмбә эзләү — үзе бер ял.
-
АО «Транснефть — Прикамье» подтвердило соответствие качества оказываемых услуг международному и национальному стандартам
АО «Транснефть — Прикамье» успешно прошло независимый ресертификационный аудит системы менеджмента качества (СМК) оказания услуг по транспортировке нефти и нефтепродуктов на соответствие требованиям международного стандарта ISO 9001:2015 и российского ГОСТ Р ИСО 9001-2015.
-
Беренче чиратта – иминлек: Актанышның беренче санлы мәктәбендә террорга каршы өйрәнүләр узды
Террорчылык. Нинди куркыныч, тетрәндергеч сүз.
-
Сентябрьдән ничек яши башлыйбыз?
1 сентябрьдән мәктәп укучылары һәм студентлар, авыру бала тәрбияләүче ата-аналар, пациентларга кагылышлы яңа законнар һәм кагыйдәләр эшли башлый. 1 сентябрьдән инвалид балаларның ата-аналарында өстәмә отпуск барлыкка киләчәк.
-
Марат Солтанов Халыкара универсиадада бронза медаль отты
Екатеринбург шәһәрендә Халыкара универсиада барлык яшь спортчыларны үзенә җыйды.
-
Афәрин, котлыйбыз: «Баламишкин» халык гармунчылар фольклор ансамбленә сәхнә костюмнары бүләк иттеләр
Ел саен Бөтендөнья татар конгрессы махсус программа кысаларында Россия Федерациясе регионыннан 10, чит илдән 4, Татарстан Республикасыннан 5 ансамбльгә костюмнар тектерә.
-
Татарстан Республикасы Беренчелегендә Актанышның яшь спортчылары ике тапкыр чемпион калды
20-28 август көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы Беренчелеге өчен дәрәҗәле шахмат ярышлары узды.
-
«Татарстан өметләре» турнирында Актанышның спорт мәктәбе укучысы җиңде
26-27 август көннәрендә Казан шәһәрендә өстәл теннисы буенча «Татарстан өметләре» турнирында Актанышның спорт мәктәбе укучылары да катнашты.