30 декабрь 2025 яңалыклары
-
Бер атна эчендә Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән 27 меңнән артык кеше авырган
Татарстан Республикасында кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) һәм грипп белән сезонлы авырулар артуы дәвам итә. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, 2025 елның 22 декабреннән 28 декабренә кадәр республикада грипп һәм ОРВИ белән авыруның 27 352 очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч эпидемия чигеннән 24,5 процентка югарырак.
-
«Без бергә» волонтерлары Донецк Халык республикасындагы якташларга гуманитар ярдәм илтеп кайтты
Яңа ел алдыннан ике батыр хатын-кызыбыз- «Без бергә» коммерцияле булмаган оешмасы директоры Лилия Гикрамина һәм актив волонтёр Фирдания Нуруллина Донецк Халык Республикасы территориясенә сәфәр кылдылар. Максат — Актаныш районыннан махсус хәрби операциядә контракт нигезендә хезмәт итүче хәрбиләргә гуманитар ярдәм алып бару.
-
Яңа 2026 елны каршылап: Актаныш районы өчен бәйрәм вакытына чаралар планы
Актаныш муниципаль районында Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан бай эчтәлекле мәдәни-спорт программасы гамәлгә ашырылачак. 2025 елның 23 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәрге вакытта узачак чаралар төрле яшь категорияләре өчен һәм район халкына, кунакларга күтәренке кәеф, күңелле ял бүләк итәчәк.
-
Татарстанда газның бер кубометр бәясе 2026 елның октябреннән бер сумга артачак
2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан халкы газның бер кубометры өчен 8,55 сум түләячәк. Ә инде 1 октябрьдән тариф 9,28 сумга кадәр күтәреләчәк. Әлеге карар проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
-
«Лачын» боз спорт сарае 20 еллык юбилеен каршылый
Актаныш районының «Лачын» боз спорт сарае быел үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтә.
-
Яңа ел әкияте
Шәхси хуҗалыклар арасында иң матур бизәлеш
-
Яңа ел тынычлык һәм хәвефсез юллар алып килсен!
Яңа ел алдыннан Актанышта Кыш Бабай бар җиргә өлгерә: мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында сабыйларны котлый, өйләргә бүләкләр белән кунакка килә, шулай ук урамнарга чыгып, машина йөртүчеләргә хәерле һәм хәвефсез юллар тели. Бүген әкияти кунакны Актаныш үзәгендә, район хакимияте бинасы янында очраттык. Ул ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә автомобильләрне туктатып, машина йөртүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, изге теләкләр язылган открыткалар тапшырды һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртте.
-
Татарстанда бушлай санаторийда дәвалану кемнәргә кагыла?
Татарстанда яшәүчеләр дәүләт хисабына санаторий-курорт дәвалануы ала ала.