«Без бергә» волонтерлары Донецк Халык республикасындагы якташларга гуманитар ярдәм илтеп кайтты
Яңа ел алдыннан ике батыр хатын-кызыбыз- «Без бергә» коммерцияле булмаган оешмасы директоры Лилия Гикрамина һәм актив волонтёр Фирдания Нуруллина Донецк Халык Республикасы территориясенә сәфәр кылдылар. Максат — Актаныш районыннан махсус хәрби операциядә контракт нигезендә хезмәт итүче хәрбиләргә гуманитар ярдәм алып бару.
Юлга алар Чаллы шәһәреннән 1232 нче хәрби частька баручы сугышчылар белән бергә кузгалды. Сугышчылар яу кырына гуманитар йөк илтте. Утны-суны кичкән солдатлар янында Актаныш кызлары үзләрен ышанычлы тоя. Рация аша элемтәдә торалар, солдатларның ярдәме, шаяртулары һәм бергә аралашу күңелне күтәрә, ерак юлның авырлыгы сизелми.
21 декабрьдә юллар аерылды, волонтёрлар мөстәкыйль рәвештә чикне үтеп Донецкига якынлаша.

Донецк: борчулы һәм тыныч тормыш янәшә
Донецк волонтерларны карлы, буранлы, көчле җилле һава торышы белән каршы ала.
— Башта шикләндем дә, борчылдым да, — дип сөйли Фирдания Нуруллина. — Әмма шәһәрдә гадәти тормыш кайнаганын күргәч тынычландым. Кешеләр бездәге кебек эшкә бара, эштән кайта, Яңа елга әзерләнәләр. Шәһәр бизәлгән, чыршыларда төсле утлар яна — барысы да бездәгечә.
Беренче булып Чалманарат егете, 12 бригада сугышчысы Руслан Гайсин янына юнәләләр. Навигатор начар эшләгәнгә, тиешле адресны таба алмыйча Донецкины ничәмә-ничә тапкыр урыйлар. Руслан белән очрашу, күчтәнәчләр тапшыру мизгелләре турында сөйләгәндә Лилия кабат ул минутларны күңеленнән үткәрә:
Солдатлар безне күреп шаккаттылар, безнең өчен борчылдылар, берүк исән-сау кайтып җитегез, дип теләделәр. Күчтәнәчләргә, аеруча чәкчәкләргә бик сөенделәр. Гуманитар ярдәм әзерләүдә катнашкан Актаныш халкына олы рәхмәтләрен әйттеләр.
Волонтёрлар бомбадан зыян күргән, яртылаш җимерелгән йортларны да күрергә туры килә. Биш катлы йортның бер ягы тулысынча җимерелгән, икенче ягы исән калган, аның кайбер урыннарын полиэтилен белән каплаганнар.
Лилия белән Фирдания Амвросиев районындагы Красный Луч авылын да эзләп табалар. Анда барганда алдагы хәрби машина шартлый. Менә шундый куркыныч хәлләрдә дә югалып калмыйлар. Төнге караңгылыкка карамастан юлларын дәвам итәләр. Дежур хезмәткәрләр Актаныш машинасын берничә тапкыр туктата, комендант сәгатенә — 23:00гә кадәр тиешле урынга барып җитәргә киңәш итәләр.
Иске Байсар авылы егете Кафил Мирзаянов белән телефон утын яктысында күрешәләр. Куркынычсызлык максатында утлар сүндерелә — хәтта машинаның фараларын кабызмыйлар. Чөнки дошман дроннары һәр яктырту чыганагына тиз реакция бирә.
— Кафил абый безнең Татарстаннан, Актаныштан диюбезне ишеткәч, шаккатты. Аңа авылдашлары почта аша посылка җибәреп торганнар, ә Актаныштан гуманитар ярдәмне беренче тапкыр гына алды. Чәкчәк, өйдә ясалган колбасага аеруча сөенде, — ди Лилия Гикрамина.
Очрашулар, онытылмас хатирәләр
Якташыбыз Айнур Мостафин белән очрашырга бик теләсәләр дә, килеп чыкмый. Ул дәвалана торган госпитальгә кертмиләр дә, чыгармыйлар да. Тагын волонтёрлар Актанышлыларның үтенече буенча «Лето» кушаматлы солдатка һәм аның дусты «Зима»га күчтәнәчләр тапшыралар.
— Солдатлар елмаеп торсалар да, җылы итеп аралашсалар да, күзләрендәге моңны күрми мөмкин түгел — ди Фирдания апа.
Шулай итеп волонтерларыбыз Илназ Моратов (Татар Суыксуы), Ленар (Усы), Руслан Гайсин (Чалманарат), Рушан Сәрвәров, Кафил Мирзаянов (Иске Байсар), Айнур Мостафин, Рәмис исемле егетләребезгә ярдәмнәрен тапшырып кайтып җиттеләр. Райондашларыбызның командирлары волонтёрларга олы рәхмәтләрен белдерделәр, исән-сау кайтып җитегез, дип юлларда сак йөрергә киңәш итә.
Ярдәм — гомерне саклый
Волонтерлар гуманитар йөк составында азык-төлек, чәкчәк, шәхси посылкалар алып бара. Шулай ук солдатлар үзләре сораган FPV-дроннар һәм детекторлар, юлларны дроннардан саклау өчен сетевое волокно, маскировка челтәрләре, газ баллоннары, коры душлар, салфеткалар, перчаткалар, коры ашларга ия була. Сетевое волокно юлларны каплый, яралыларны һәм солдатларны фронтка һәм кире тылга хәвефсез чыгару өчен кулланыла.
Актаныш волонтёрлары ярдәм җыюны туктатмый. Яңа елдан соң Курск өлкәсенә гуманитар йөк илтү планлаштырыла, анда хезмәт итүче якташыбыз Айдар Гомәровның үтенече буенча ярдәм җыела башлады инде.Бүген солдатларга маскировка челтәрләре аеруча кирәк. Хәтта радиоэлектрон җайланмалар белән җиһазланган машиналар хәрәкәт вакытында маскировка челтәрләре белән каплана. Шулай ук газ баллоннары, юеш сөлгеләр һәм коры ашлар, тушёнкаларга мохтаҗлык бар.
Бу сәфәр тагын бер кат фронт һәм тылның бергәлеген, якташларның ярдәме солдатлар өчен иң кирәкле таяныч икәнлеген күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев