Актаныш

Актаныш районы

16+
Хуш киләсең, Яңа ел!

Яңа ел тынычлык һәм хәвефсез юллар алып килсен!

Яңа ел алдыннан Актанышта Кыш Бабай бар җиргә өлгерә: мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында сабыйларны котлый, өйләргә бүләкләр белән кунакка килә, шулай ук урамнарга чыгып, машина йөртүчеләргә хәерле һәм хәвефсез юллар тели. Бүген әкияти кунакны Актаныш үзәгендә, район хакимияте бинасы янында очраттык. Ул ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә автомобильләрне туктатып, машина йөртүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, изге теләкләр язылган открыткалар тапшырды һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртте.

Бәйрәм акциясенә Актанышның 2 нче мәктәбе яшь юл хәрәкәте инспекторлары да кушылды. Алар Кыш Бабай һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләре язылган буклетлар таратты, юлларда кагыйдәләрне төгәл үтәп хәвефсез йөрүләрен теләде.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре кышкы чорда юлларда аеруча игътибарлы булырга чакырды. Кышын һава шартлары кинәт үзгәрә, буран, кар ява һәм бозлавык булу ихтималы зур. ЮХИДИ инспекторы Артур Җиһаншин билгеләп үткәнчә, бәйрәм көннәрендә юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләячәк — көн саен юлларга ике экипаж рейдка чыгачак.

Аерым игътибар исерек хәлдә руль артына утырганнарга юнәлтелә . Мондый хокук бозу өчен 45 мең сум күләмендә штраф һәм бер ярым елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. Кабат хокук бозу очрагында автомобиль дәүләт файдасына конфискацияләнә.

Актаныш районы буенча ГБУ «Юл хәрәкәте иминлеге» җитәкчесе Ләйсән Мөхәмәтова ассызыклаганча, әлеге акция ел саен үткәрелә һәм машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртергә ярдәм итә.

Машина йөртүчеләр оештыручыларга җылы котлаулар, бүләкләр һәм файдалы белешмәләр өчен рәхмәт белдерде. Акциядә катнашучыларның һәрберсе үз теләкләре белән дә уртаклашты:

«Иң беренче чиратта — тынычлык телим. Яңа ел илебезгә тынычлык, һәр йортка иминлек алып килсен. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк, юлларыбыз хәвефсез булсын».

Яр Чаллы шәһәреннән килгән кунагыбыз Ләйсән Хәйруллина барлык машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм юлда бер-берсенә ярдәмчел булырга чакырды.

Юл читендә туктап торган автомобильне күрсәгез, битараф калмаска, туктап, ярдәм кирәкме-юкмы икәнен сорашырга кирәк, – диде Ләйсән юлдагы машина йөртүчеләргә изге теләкләрен теләгәндә.

Без дә әлеге теләкләргә кушылабыз һәм район халкына Яңа елда иминлек, тынычлык һәм юлларда ышаныч телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев