Актаныш

Актаныш районы

16+
Сез сораган идегез

Татарстанда бушлай санаторийда дәвалану кемнәргә кагыла?

Татарстанда яшәүчеләр дәүләт хисабына санаторий-курорт дәвалануы ала ала.

 

 

Санаторийда түләүсез дәвалану медицина күрсәткечләре нигезендә федераль социаль хезмәтләр җыелмасы кысаларында күрсәтелә.

Кемнәр бушлай санаторий юлламасына хокуклы

Санаторийга бушлай юллама алу хокукына түбәндәге категория гражданнар ия:

  • хәрби хәрәкәтләр чорында инвалидлык алган кешеләр;

  • Бөек Ватан сугышында катнашучылар;

  • Бөек Ватан сугышы елларында хәрби объектларда хезмәт иткән яки эшләгән гражданнар;

  • сугыш хәрәкәтләре һәм локаль конфликтлар ветераннары;

  •  Ленинград блокадасында яшәүче» һәм «Севастополь камалышында яшәүче» таныклыгына ия булган затлар;

  • хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм сугышта катнашучыларның якын туганнары;

  • инвалидлар, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балигъ булмаган балалар;

  • Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәсендә, шулай ук Семипалатинск полигонында үткәрелгән атом сынаулары аркасында зыян күргән кешеләр.

Озата баручы зат өчен юллама

Әгәр санаторий дәвалануы 18 яшькә кадәрге инвалид балага яисә I төркем инвалидлыгы булган гражданга кирәк булса, аны озата баручы затка да санаторийда бушлай тору каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев