Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Батареягызны тапшырсагыз - табигатьне саклыйсыз

Бүген, 20 ноябрьдә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Батареяны тапшырыгыз-табигатьне саклагыз» дип аталган экологик акция узды.

 

Бу акциянең темасы бик актуаль, чөнки хәзерге кеше шулкадәр күп калдыклар җитештерә, аларны утильләштерү проблемасы көннән-көн масштаблырак була бара. Күпләребез әйләнә-тирә мохитнең торышы безнең көнкүреш тәртибебез белән турыдан-туры бәйле дип уйламый да. Бер батарея 20 квадрат метр туфракны авыр металл белән пычрата. Проблема шунда ки, кешеләр бу куркыныч турында белмиләр. Һәм инде кулланылган батареяләр белән ничек дөрес эш итәргә икәнен белмиләр. Экологик акциягә актив катнашкан барлык укучыларга һәм педагогларга рәхмәт белдерәбез!

Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең
 тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев