Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Урамнарыбызга ямь керсен: «Актаныш-информ» коллективы чисталык өмәсендә катнашты

Сентябрь - октябрь айларында Актаныш традицион көзге өмәләрдән гөрләп тора.

Башкача мөмкин дә түгел, корыган үләннәр, яфраклар тирә-юньне ямьсезләп, янгын куркынычсызлыгы тудыралар. Хезмәт коллективларының бердәм булып өмәләргә чыгуы Актанышны ялт иттерә.

Бүген дә райондашларыбыз күмәк көч белән авыл урамнарын, оешмаларның әйләнә – тирәсен чистартып, матурлап куйды. 

Өмәдә һәрвакыттагыча безнең «Актаныш-информ» коллективы да актив катнашты. Янәшәдә дә генә мөһим хезмәтләр урнашканга бинабыз яныннан халык өзелми, читтән кайтучылар, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр әлеге территориядән еш уза.

Бердәм төстә коелган яфракларны, корыган үләннәрне бик тиз генә тырмалап җыеп куйдык, капчыкларга тутырып коммуналь хезмәтләрнең йөк машинасына төяп җибәрдек.

Сезне дә көзге чисталык өмәләренә кушылырга чакырабыз, барыбыз да Актанышның пөхтәлеген булдыруда үз өлешебезне кертик. 

Урамнарыбызга ямь керсен, чисталык күңелләрдә рәхәт тойгылар уятсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев