Балыкчы итәгенә гөмбә төяп кайтканда, "шәп каптымы?" дип сорамыйлар. Язын, уылдык чәчү чорында күпләп балык тотучыларның исә башларыннан сыйпамыйлар. Балык тоту кагыйдәләрен бозган өчен 2 мең сумнан алып штраф каралган.
Яз - балыкларның актив үрчү, тын култыкларда, елга һәм күлләрдә уылдык чәчү вакыты. Билгеле инде, бу чорда күпләп балык тоту...
Балыкчы итәгенә гөмбә төяп кайтканда, "шәп каптымы?" дип сорамыйлар. Язын, уылдык чәчү чорында күпләп балык тотучыларның исә башларыннан сыйпамыйлар. Балык тоту кагыйдәләрен бозган өчен 2 мең сумнан алып штраф каралган.
Яз - балыкларның актив үрчү, тын култыкларда, елга һәм күлләрдә уылдык чәчү вакыты. Билгеле инде, бу чорда күпләп балык тоту аларның кимүенә китерә, табигатькә зыян сала. Шуңа күрә ел саен яз айларында республикада "Уылдык чәчү" операциясе үткәрелә. Быел ул 15 апрельдән башланды, 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Тыелган урыннарда, катер-моторлы көймәләрдә балык аулау, аның өчен ятьмә, химик һәм шартлаткыч матдәләр, электр тогы куллану, су хайваннарына һәм үсемлекләренә күпләп зыян китерү коралларыннан файдалануы ачыкланса, аучы җинаять җаваплылыгына тартыла. РФ Җинаять кодексының 256 маддәсе нигезендә, комсызлыгы җинаятькә этәргән балык аулаучыларга 300-500 мең сумга кадәр яки соңгы ике-өч еллык хезмәт хакы күләмендә штраф, яисә 2 елга кадәр төзәтү эшләренә җибәрү я ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы яный.
Кануннар катгый, дип тормыйлар, браконьерлар, кызганыч, бар, үзләренең астыртын эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Район эчке эшләр бүлеге һәм сулыклардагы биоресурсларны саклау һәм дәүләт контроле бүлеге хезмәткәрләре 20 май көнне бергәләп уздырылган рейд барышында шундый табигать корыткычлар эзләренә тап булалар. Район территориясеннән агучы Агыйдел, Сөн елгалары, Иске Идел, Чөгәнә һәм Тыңламас авыллары тирәләрендәге күлләр тикшерелеп, уылдык чәчә торган урыннарда өч браконьер ятьмәсе, 38 кысла тоткыч, аларга эләккән 72 кг кысла, 3 кара балык, 7 корбан һәм 4 карп балыгы табыла. Балык-кыслалар суга җибәрелә, аулау кораллары "Рыбнадзор"га тапшырыла.
- Балыкчыларга ятьмәләрдән файдалану язын гына түгел, гомумән, тыела, - ди полиция башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Фәһим Нуриев. - Бары тик балык күпләп аулау өчен махсус лицензиясе булганнар өчен генә аңа рөхсәт. Безнең районда исә "Нептун" ҖЧҖ генә мондый лицензиягә ия. Кармак белән тотасыз икән, рәхим итегез. Ә менә кыслаларны бернинди ысул белән дә тотарга ярамый. Чөнки алар бетеп баралар. Шуңа бу юнәлештә эшне "Уылдык чәчү" операциясе вакытында гына түгел, ел дәвамында алып барачакбыз.
Нет комментариев