Актаныш районының яңа прокуроры Пучы һәм Киров авыл җирлекләрендә гражданнарны кабул итте
Актаныш районы прокуроры Линар Ибраһимов Пучы һәм Киров авыл җирлекләрендә гражданнарны кабул итте.
Бу хакта Татарстан Республикасы прокуратурасы сайтында язылган.
Линар Ибраһимов Актаныш районы прокуроры итеп шушы көннәрдә генә билгеләнде, ул моңа кадәр пркурор вазыйфасын бакшарган Сергей Назаровның эшен дәвам итә.
Линар Ибраһимов Актаныш районына эшкә килгәнче, Татарстан Республикасының Әлмәт һәм Ютазы районнарында эшләгән, соңгы вакытта Татарстан прокуратурасының үзәк аппаратында — Татарстан Республикасы Прокуратурасының тикшерү, тикшерү һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү Идарәсендә прокурор булып хезмәт куя.
Актаныш районы прокуроры Линар Ибраһимовка Пучы һәм Киров авыл җирлекләрендә 12 граждан мөрәҗәгать иткән. Алар юлларны карау, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, көнкүреш калдыкларын ташлап әйләнә-тирә мохитны пычрату проблемаларын күтәрәләр, пенсия түләүләре һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча сорауларын юллыйлар.
Моннан тыш, район прокуратурасы хезмәткәрләре Киров исемендәге совхозда яшәүче 10 балалы гаиләнең тормыш-көнкүреше белән танышалар.
Прокуратура тарафыннан районыбызның авыл җирлекләрендә гражданнарны күчмә кабул итү алга таба да оештырылачак.
Фото Татарстан Республикасы прокуратурасы сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев