Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше һәм закон

Актанышта кабат исерек хәлдә рульгә утырган ир-атның автомобилен конфискацияләделәр

Актаныш районы суды Татарстан Республикасы исеменнән 20 яшьлек райондашка карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.

Эш материалларыннан күренгәнчә, 2024 елның 19 ноябрендә ир-ат исерек хәлдә үзенең ВАЗ 21703 LADA PRIORA маркалы автомобиле белән М-7 «Волга» автомобиль юлы буйлап хәрәкәт иткән. Юлның 1145нче чакрымында ул кюветка төшеп киткән һәм шул урында полиция хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган. Медицина тикшерүе нәтиҗәсендә аның исерек булуы расланган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, гаепләнүче моңа кадәр дә РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе 3 өлеше нигезендә шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Шуңа карамастан, ул кабат исерек хәлдә руль артына утырган.

Суд Актаныш районы прокуратурасы позициясе белән килеште, ир-атны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе 1 өлеше буенча гаепле дип тапты һәм аңа 250 сәгать мәҗбүри эш җәзасы билгеләде, шулай ук 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте.

Хөкем нигезендә автомобиль дәүләт кеременә конфискацияләнде.

Әлеге карар әлегә законлы көченә кермәде.

Актаныш районы прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев