Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әбиләрне талыйлар

7 ноябрь көнне иртәнге 2 сәгать 10 минутлар тирәсендә Россия ЭЭМның Актаныш районы буенча кизү бүлекчәсенә 1967 елгы ир-егеттән хәбәр керә: "7 ноябрьгә каршы төндә билгесез кешеләр Такталачык авылында яшәүче 1936 елгы гражданның өеннән 6000 сум акча урлаганнар". 76 яшьлек әби үзе генә яши. Ул төнге 1 сәгать 10 минутлар...

7 ноябрь көнне иртәнге 2 сәгать 10 минутлар тирәсендә Россия ЭЭМның Актаныш районы буенча кизү бүлекчәсенә 1967 елгы ир-егеттән хәбәр керә: "7 ноябрьгә каршы төндә билгесез кешеләр Такталачык авылында яшәүче 1936 елгы гражданның өеннән 6000 сум акча урлаганнар".
76 яшьлек әби үзе генә яши. Ул төнге 1 сәгать 10 минутлар тирәсендә тавышка уянып китә, тиз генә өй һәм өйалды утларын кабызырга тели, ләкин өйалдында ут янмый. Әби куркуга кала, телефоннан күршеләренә шалтырата, "верандага кемдер кергән, ярдәм кирәк", ди. Соңыннан ул өй ишеге янына килә, шулвакыт ишектән маскалар кигән ике ир-ат килеп керә. Берсенең буе якынча- 165, икенчесенеке 185 сантиметр тирәсе, кара төстә кием кигәннәр. Әбине этеп җибәрәләр, өй эчендәге лампочканы ваталар һәм татар акценты белән рус телендә әбидән акча сорарга тотыналар. Әби урысча аңламыйм, акчам юк, ди. Күршеләренә ярдәм сорап кычкыра. Бу вакытта күршеләре капка янына килә, ләкин капка бикле була, әби капканы бикләгән була. Күршеләре, әби бәлки ялгышкандыр дип, кире китәләр.
Күршеләре өйгә кайткач, әбигә шалтыраталар. Ләкин җавап бирүче булмый, телефон шалтыравын ишетеп, җинаятьчеләрнең берсе әбигә суга, "әгәр яшисең килсә, кычкырма, акча бир", ди. Әби кошелегыннан 1000 сум акча алып бирә, әбинең кошелегын тартып алып, 5000 сумны алалар...
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 9 ноябрь, 2012 89 (9732) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев