Ялган инвесторларга пенсионер 2 миллион биргән
Шулай да булыр икән.
Пенсияләрнең аз булуы, җитеш көнкүрешкә акча җитмәгәнлеккә халык зарланганда, Яр Чаллыда 79 яшьлек бер апа баемакчы булган. Ике миллион сум акчасы була торып та, үзен бик бай санамагандыр...
Аның каравы, ул инвестицияләрен хәтта ки чит ил банкларына ясаган, дип уйлаган. Соңгы тиеннәреннән «колак каккач» кына полициягә барган. Нәтиҗәдә — өлкән яшьтәге ханым акчаларын Бөекбритания мошенникларына күчергән булган...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев