Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше һәм закон

Кулың сузма коралга!

2026 елның беренче кварталы тәмамланды, һәм бу вакытта барлык дәүләт структуралары һәм ведомство учреждениеләре үз эшчәнлекләренә йомгак ясый. Кызганыч, җәмәгать тәртибен бозу һәм авыр җинаятьләр кылу очраклары һаман да теркәлеп килә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең өлкән
тикшерүчесе Илнар Әгъләмов хәбәр итүенчә, 2026 елның беренче кварталында
районда Россия Эчке эшләр министрлыгының  Актаныш районы буенча бүлегенең тикшерү төркеме тарафыннан 6 затка карата җинаять эше тикшерелгән. Аларның 4 очрагы кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерү белән бәйле. Өч эпизодта пычак кулланылган, бер очракта исә җәрәхәтләр корал кулланмыйча ясалган.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, 2026 ел Шәрип авылында авыр җинаять
белән башланып киткән. Көнкүреш конфликты нәтиҗәсендә пычак белән һөҗүм
ясалып, зыян күрүче авыр тән җәрәхәтенә дучар була. Җинаять эше материаллары алга
таба карау өчен Актаныш районы прокуратурасына тапшырылган.

Ачыкланганча, Яңа елны каршылаган 31 декабрь кичендә, якынча 23:00
сәгатьтә, Актаныш районының бер авылында яшәүче 2006 елгы егет Шәрип авылында
вакытлыча яшәүче танышы янына килгән. Бергәләп бәйрәм иткәндә ир-атлар
арасында конфликт килеп чыга, нәтиҗәдә хуҗа кунакка пычак белән корсак
куышлыгына җәрәхәт ясый. Җинаять яңа 2026 елның беренче минутларында, 00
сәгать 02 минутта теркәлгән. Зыян күрүче авыр җәрәхәтләнә. Тикшерү барышында шулай ук хуҗаның Россия Федерациясе территориясендә миграция законнарын бозып яшәве ачыкланган — рөхсәт документларының вакыты тәмамланган һәм ул озайтылмаган. Гаепләнүче хокук сакчылары тарафыннан тоткарланган һәм кулга алынган. 

Яңа ел вакыйгалары моның белән генә тәмамланмый әле. Икенче очракта
Удмуртия Республикасында яшәүче өч ир-ат Татарстанга, Актаныш районына
бәйрәм ялларын үткәрү өчен киләләр. Аларның яллары Удмуртия һәм Татарстан чигендә,
сулыкта уза. Ир-атлар балык тоталар, җылыткыч эчемлекләр дә кулланалар.
Ихлас аралашу, күңел ачу тора-бара сүз көрәштерүгә әйләнә, арада бәхәс
чыга. Кызмача дуслар хәтта сугыша ук башлый. Бу әле баласы гына булган икән.
Тора-бара ир-атларның берсе кулына пычак ала һәм дустына авыр тән җәрәхәтләре ясый. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсе 2 нче өлеше нигезендә җинаять эше кузгатылган. Материаллар судка җибәрелгән. Әлеге гамәл өчен 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган.

Өлкән тикшерүче Илнар Әгъләмов билгеләп үтүенчә, районда җинаятьләрне
ачыклау һәм тикшерү буенча эш билгеләнгән тәртиптә дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев