Мәктәп укучылары һәм ата-аналар игътибарына!
Актаныш районы укучыларын һәм ата-аналарын игътибарлы булырга чакырабыз. Ул укучыларның электрон көндәлекләре белән бәйле.
Россия Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, схеманың асылы шунда: җинаятьчеләр мәктәп укучыларына яки ата-аналарга шалтыратып, үзләрен белем бирү оешмалары җитәкчеләре яки педагоглар дип таныштыралар. Алар смс-хәбәрдән кодны электрон журналны яңарту сылтавы белән хәбәр итүне сорыйлар. Чынлыкта бу кодны «Дәүләт хезмәтләре» порталында аккаунтларга керү өчен кулланалар.
Алдауны дөреслеккә охшатыр өчен, аферистлар белем бирү учреждениеләренең реаль хезмәткәрләре мәгълүматларын һәм алыштырылган номерларны куллана.
Полиция гражданнарны уяу булырга һәм СМСтан кодларны чит затларга тапшырмаска, мәгълүматны ышанычлы элемтә каналлары аша тикшерергә һәм турыдан-туры мәктәпкә мөрәҗәгать итәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев