Машина йөртү таныклыгы булмагач, эш тә бармый бит әле...
10 октябрьдә гражданин Миңнеханов Илназ Равил улына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 статьясының 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы узды.
Татарстан Республикасы Актаныш суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать суды карары белән И. Р. Миңнеханов административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев