Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Монополиягә каршы федераль хезмәт: Ул нәрсә белән шөгыльләнә һәм кулланучыга ничек ярдәм итә?

Бүген Актаныш районына эшлекле визит белән Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе вәкилләре килде.

Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Николаевич Розенталь Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары өчен дәрес-лекция үткәрде. 

Монополия нәрсә ул, табигый монополия нинди өлкәләрдә очрый? Кулланучы өчен конкуренция зыян яки файда китерәме? Монополиягә каршы хезмәт нәрсәне контрольдә тота һәм нәрсәдән яклый? Андрей Николаевич бу һәм башка күп кенә сорауларга җавап бирде. Балалар әңгәмәдә кызыксынып катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, җәмгыять белеме курсыннан белемнәренең яхшы икәнлеген күрсәттеләр.

Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева бүгенге очрашуның балалар, укучылар өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте.

-Конкуренция ул кулланучының кибеттә товар сайлавы гына түгел, ә тирәнрәк һәм киңрәк мәгънәне колачлый. Актаныш районында 2025 елга кадәр "Милли үсеш планы" буенча юл картасы төзелде. Ул план нигезендә мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау һәм башка оешмаларның эшчәнлеге чагыштырыла. Иң яхшылар билгеләнә. Балалар яшьтән үк конкуренцияне белеп үсәргә тиешләр,- диде Лиана Рамил кызы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев