Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Район ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итә

2012 елның 9 ае эчендә ТРда балалар катнашында 472 юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәтләрдә 20 бала якты дөнья белән саубуллашкан, 501 бала төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Пассажир балалар катнашында 196 (41 процент) юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Һәлак булган балалар саны - 13, яраланучылар - 220. Пассажир балалар катнашындагы мондый һәлакәтләр санының...

2012 елның 9 ае эчендә ТРда балалар катнашында 472 юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәтләрдә 20 бала якты дөнья белән саубуллашкан, 501 бала төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.
Пассажир балалар катнашында 196 (41 процент) юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Һәлак булган балалар саны - 13, яраланучылар - 220.
Пассажир балалар катнашындагы мондый һәлакәтләр санының артуы күзәтелә. Актаныш районы буенча балалар катнашындагы 6 юл-транспорт фаҗигасендә 1 бала үлгән, 5се исә тән җәрәхәтләре алган.
Юл-транспорт фаҗигаләрен киметү максатыннан, РФ территориясендә 3 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр "Автокресла- детям!" социаль компаниясе үткәрелә.
Мисал өчен, агымдагы елның 12 ноябрендә Минзәләдә бер машина юл читенә әйләнә. Әнисе кулында булган күкрәк баласының гомере өзелә.
Сак булыгыз! Балалар гомере белән уйнамагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев