Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ут чыгаргансың – түлә!

Яз-җәйләрне күбебез сагынып көтеп ала. Бу чор - табигатьтә ял итү һәм ихатада көнкүреш эшләрен башкару вакыты. Әмма җир кардан арынуга янгын чыгу куркынычы да арта. Ут белән саксыз эш итү, ихата, бакча, йорт каршында коры үлән һәм чүп яндыру еш кына фаҗига белән тәмамлана. Көннәр җылытуга ук, янгын сүндерү...

Яз-җәйләрне күбебез сагынып көтеп ала. Бу чор - табигатьтә ял итү һәм ихатада көнкүреш эшләрен башкару вакыты. Әмма җир кардан арынуга янгын чыгу куркынычы да арта.
Ут белән саксыз эш итү, ихата, бакча, йорт каршында коры үлән һәм чүп яндыру еш кына фаҗига белән тәмамлана.
Көннәр җылытуга ук, янгын сүндерү бүлегенә коры үлән һәм чүп яну турында тәүлегенә 5-8әр хәбәр керә башлый. Фаҗигаләрне булдырмау йөзеннән, Татарстан Республикасы территориясендә 2017 елның 25 апреленнән 15 маена кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу вакытта янгын сүндерү бүлекләре көчәйтелгән режимда эшләячәк. Шулай ук әлеге чорда административ хокук бозучы гражданнарга штраф күләме бермә-бер артыграк салына. Ут белән саксыз эш итү җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкинлеген истән чыгармагыз. Башка берәү гаебе белән янгын чыгып, кеше мөлкәтенә зур күләмдә матди зыян килгән очракта, гаепле зат бер елга ирегеннән мәхрүм ителә яки зур күләмдә штраф түләргә тиеш.
Янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тәүлекнең төрле вакытында даими рейдлар үткәреләчәк, гаепле гражданнарга административ беркетмәләр төзеләчәк. Күпфатирлы йортлар яны территориясендә 17.00 сәгатьтән соң машиналар теләсә ничек куелып, кайчак җәяүле кешегә дә йөрү кыенлаша. Ә махсус транспорт чарасы (янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм, һ. б. машина) йорт яны территориясендә каршылыксыз хәрәкәт итә алырга тиеш. Шуны булдыру, юлда машина калдыручы гражданнарны ачыклау максатыннан, күпфатирлы йортлар каршында даими рейдлар уздырылачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев