Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хезмәтегез тынгысыз да, җаваплы да

Төп бурычыбыз – иминлек тәэмин итү, диләр Актаныш районының Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре.

Бүген Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне алдыннан районыбызның хокук сакчылары хөрмәтенә тантана оештырылды. Ул «Яшьлек» үзәгендә узды. Бәйрәм чарасында муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов, хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов та катнаштылар. 

Дәүләт һәм халык милкенең сакланышы, хезмәт ияләренең иминлеге, җәмгыятебездә хокук тәртибе һәм законлылык сагында торучылар — Русия эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең тынгысыз һәм үтә җаваплы хезмәте һәрчак мактау лы булды. Полиция хезмәткәрләре бүген дә тәртип һәм иминлек сагында уяу тора. Алар гражданнарның конституцион хокукларын, җәмгыять һәм һәр шәхеснең хәвефсезлеген, җәмәгать һәм хокук тәртибен тәэмин итеп, илебезнең социальикътисадый үсешенә, тотрыклы тормышны саклауга зур өлеш кертә.

Хезмәттә алдынгылык күрсәткән, эшләре белән абруй казанган хокук сакчылар төрле дәрәҗәле бүләкләргә лаек булдылар. Бүлекнең ветераннар советы рәисе, МВД ветераны Васил Вахитов бер төркем хаклы ялдагы коллегаларын совет сафларына кабул итте. Бәйрәм тантанасы үзешчән сәнгатькәрләр, иҗади коллективларның җыр-моңнары, очкынлы биюләре белән үрелде.

Җәмгыятебез полиция хезмәткәрләренә иң югары таләпләр куя, һәр кеше өчен полиция хезмәткәре власть, законлылык, гаделлек күрсәткече дә. Безнең Актаныш төбәгенең хокук сакчылары әлеге күрсәткечләрне тулысынча аклыйлар да!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев