Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яңа елдан – яңа законнар

Яңа елдан яңача яши башладык. 2017 елның 1 гыйнварыннан Россиядә яңа законнар гамәлгә керде. Аларның безнең тормышта аеруча әһәмиятлеләрен барлап, игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Пенсия яше арта Район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров: Россиядә дәүләт хезмәткәрләренең пенсия яшен арттыру турында яңа канун гамәлгә керде. Аның нигезендә, һәр алты ай саен муниципаль...

Яңа елдан яңача яши башладык. 2017 елның 1 гыйнварыннан Россиядә яңа законнар гамәлгә керде. Аларның безнең тормышта аеруча әһәмиятлеләрен барлап, игътибарыгызга тәкъдим итәбез.
Пенсия яше арта
Район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров:
Россиядә дәүләт хезмәткәрләренең пенсия яшен арттыру турында яңа канун гамәлгә керде. Аның нигезендә, һәр алты ай саен муниципаль хезмәткәрләрнең пенсия яше ярты елга арта барып, ахыр чиктә лаеклы ялга китү вакыты ирләр өчен - 65, хатын-кызлар өчен 63 яшькә тулачак. Әйтик, бу елның 15 гыйнварында 55 яшен тутырган, дәүләт хезмәтендәге хатын-кыз лаеклы ялга 16 июльдә генә китә ала, дигән сүз. Ләкин әгәр ул, башка эшләргә теләмим, дип, хезмәтеннән китә икән, икенче көнне үк аңа пенсия билгеләнә. Муниципаль хезмәткәрләрнең пенсия яшен арттыру тәҗрибә рәвешендә кертелә, соңрак бу яңалык бөтен халыкка кагылырга тиеш.
Сыра, "Боярышник" һәм балага кул күтәрү турында
Район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Фәһим Нуриев:
- 1 гыйнвардан күләме 1,5 литрдан зуррак пластик шешәләрдә сыра җитештерү тыела. 2017 елның алты аенда эшмәкәрләр тарафыннан элегрәк күпләп сатып алынган зур шешәле сыралар сатылырга мөмкин әле, ә менә 1 июльдән соң алар кибет киштәләреннән тулысы белән алынырга тиеш. Әлеге законны бозучыларга 200-500 мең сумга кадәр штраф яный.
- "Боярышник" белән агуланып, Иркутск шәһәрендә 70тән артык кешенең бакыйлыкка күчүе сәбәпле, 2016 елның 26 декабреннән составында 25%тан артык спирт булган сыекчалар сату бер айга тыелды. Монда сүз эчемлекләр һәм составында спирт булган дарулар түгел, ә бәлки көнкүрештә кулланылучы сыекчалар турында бара.
- Бүген Россия Дәүләт Думасында гаиләдәге кыйнау очраклары турындагы законга кабат үзгәрешләр кертү турында проектлар карала. Хәзерге вәзгыять буенча, әгәр тәртипсезләнгән балагызга кул күтәрсәгез, сезгә ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Әгәр дә күршегез сезнең баланы кыйнаса - бу очракта административ җәза бирелә. Яңа закон үз көченә керсә, якын туганнарга карата кылынган кыйнау гамәлләре административ хокук бозуларга керәчәк. Узган 2016 елда Актаныш районы буенча бу юнәлештә 19 административ хокук бозу очрагы судта каралды. Аларның 15енә 5 мең сум күләмендә штраф салынды, 4сенә 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш билгеләнде. Соңгыларының эшләре әле карау стадиясендә.
Коллекторлар турында
Илмир Габидуллин, Актаныш районы прокуроры ярдәмчесе: Әлеге документ узган ел башында Ульяновскида булган хәлләрдән соң кабул ителде. Ул вакытта коллектор, банк каршындагы бурычын түләүне таләп итеп, бер йорт эченә яндыргыч сыеклык тутырылган шешә ыргыткан иде. Нәтиҗәдә 56 яшьлек ир-ат һәм аның ике яшьлек оныгы бик каты пешеп, хастаханәгә эләкте. Яңа закон коллекторның бурычлыга зыян китерүен, физик көч куллануын һәм янавын, кешенең намусын мыскыл итеп, психологик басым ясавын тыя. Шулай ук, коллектор бурычлы кеше турындагы шәхси мәгълүматларны өченче кешегә җиткерергә, төннәрен һәм атнасына ике тапкырдан да күбрәк шалтыратырга тиеш түгел. Гомумән, бурычлы кешегә адвокат яллап, бар сөйләшүләрне аның аша гына алып бару хокукы бирелде. Коллекторлык эшчәнлеген башкаруда вәкаләтләрен арттырган закон бозучыларга штраф күләме, 200 мең сумнан ун мәртәбә артып, 2 млн сумга кадәр җиткерелде.
Спорт чараларына - паспорт белән
Спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев:
Хәзер рәсми спорт ярышларына билетларны паспорт белән генә сатачаклар. Барысына да түгел, билгеле, аларның исемлеге билгеләнә. Спорт мәйданына керү тыелган тәртипсез җанатарларга юлны ябу максатыннан эшләнгән чара бу. Аларның исемлеге исә Россия Эчке эшләр министрлыгы сайтына эленәчәк. Паспортны, шулай ук, ярышка кергән вакытта да күрсәтергә кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев