Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Авылча Nutella

Сыерлар «декретка» китәр алдыннан сөтләренә әче тәм керә. Сөтләре әз булса да, хәтсез генә җыела. Сыер агын бер дә әрәм итәсе килми.


Сөте нинди - каймагы да шундыйрак була инде аның. Шуңа күрә әзрәк хәйләләп алырга булдым. Әче тәмен "маскировать" итәр өчен сепараттан чыккач ук каймакка какао порошогы, шикәр комы салып, әкрен утта болгатып торып кайнатып чыгардым. Какао төерләнмәсен өчен башта әз генә сөттә җебеттем.
Какаоны, шикәрне чамалап тәменчә саласы.
Ашаудан башкага ярамый торган авыл Nutellaсы әзер.

Күп кеше тәм кергән майны нәрсә эшләтергә белмичә аптырый, яисә май язылмый дип зарлана. Бу очракта да булган ризыкларны әрәм итми торган юлы бар - кайнатып сары май эшләргә була.
Гәрәбәдәй сары, үтәкүренмәле чиста май әзер. Инде аны да ризык итеп кулланырга шикләнсәгез - тагын бер юлы - прополис салып әкрен генә кайнатып (прополисы эреп беткәнче) бик тә файдалы хуш исле мазь эшләргә була (100 гр майга 10 -20 гр чамасы прополис).
Ярылган үкчә, кулларга, иренгә сөртер өчен яхшы. Җилдә ярылган, кигәвеннәрдән тешләнгән сыер имчәкләре өчен дә менә дигән дәва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев