Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

«Бәрәңге тәкәсе» пешерәбезме?

Бәрәңге алып бетергән көннәрдә әзерли торган иң тәмле татар халык ашларының берсе бу.

            Камырны әзерләү өчен табакка йомырка сытабыз, каймак өстәп болгатабыз, май, тоз өстибез, он өсти-өсти болгатабыз. Камыр җәерлек булып формалашкач, аны каплап, ярты сәгатькә калдырабыз.      
             Эчен әзерлибез: бәрәңгене вак кына шакмаклап турыйбыз. Аңа вак итеп туралган суган өстибез. Тоз, борыч, әнис салып болгатабыз.
Камырны кечкенә шарларга бүләбез, алардан 0,3 см калынлыкта һәм 15 см диаметрда түгәрәкләр җәябез.

              Камыр эченә бәрәңгеле-итле массаны салып, түгәрәкне ябабыз, читен бөгәбез. Формасы буенча тәкә мөгезен хәтерләтергә тиеш.
Тәкәләрне майланган табага тезәбез, 200-230 градуска кадәр кыздырылган мичкә 45 минутка куябыз.

              Тәкәләр әзер булгач, аларны эретелгән сыер, я көнбагыш мае белән ике яклап майлыйбыз. Тәкәне урталай бүләбез – уртасын да майлап җибәрәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын! Үзегезнең рецептны безнең белән дә бүлешегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев