Күрәгәнең файдасы
Инфаркттан һәм инсульттан соң организмны яңару өчен нәкъ шушы җимешне ашарга киңәш итәләр. Анда витаминнар бик күп.
Күрәгәдә (курага) калий күп, шуңа күрә ул йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясый. Җимешне гадәттә инфаркттан һәм инсульттан соң организмны яңарту өчен ашарга киңәш ителә. Күрәгә В, А, С, РР группасы витаминнарына бай. Анда кальций, магний, тимер, фосфор һәм натрий кебек минераллар да бар. Алар организмда сөяк тукымасын ныгыта һәм иммунитетны күтәрә, ашказаны-эчәк юлының эшен нормальләштерә. Организмны токсиннардан, шлаклардан чистарта. Бавырга яхшы тәэсир итә. Күрәгәне еш кына абрикос моно-диетасы продуктларының берсе буларак кулланалар. Рецепт гади: кичтән җимешне суга салып куярга, ә иртән ашарга.
Күрәгә эчәкләрне тазартуга сәләтле. Шулай ук холестеринны түбәнәйтә, шешкә каршы чара буларак та кулланалар.
Антиоксидант буларак ул шешләрнең үсүен туктата, йөрәк-кан тамырлары системасына яхшы йогынты ясый. Калий организмнан артык сыекчаны чыгара, кан басымын түбәнәйтә. Йөрәк мускулын ныгыта. Шулай ук калкансыман биз эшчәнлеген нормальләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев